Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

19 май - Матбугат көне: матбугат хезмәткәрләре һәм ветераннары, журналистлар, штаттан тыш хәбәрчеләр, яшь каләм ияләре, бәйрәм белән сезне!

Хөрмәтле матбугат хезмәткәрләре һәм ветераннары, журналистлар, штаттан тыш хәбәрчеләр, яшь каләм ияләре! Сезне 19 майда билгеләп үтелүче Татарстан Матбугаты көне белән ихлас котлыйбыз. Бу көн - кешеләргә яңалык җиткерүчеләр, халык һәм хакимият арасында мәгълүмат күпере салучылар бәйрәме. Районыбызда җирле матбугаты 80 еллык тарихлы "Саба таңнары" газетасы сәхифәләрендә төбәгебез үсешенең иң мөһим вакыйгалары теркәлеп калган. Газета үз традицияләренә тугры калып һәм заман технологияләренә нигезләнеп, районыбыз тормышында ролен ныгыта бара, йогынтылы мәгълүмат ресурсы булып кала. Районыбыз матбугаты үзенең төп бурычын - укучыларга объектив мәгълүмат җиткерүне соңгы вакытта электрон чаралар аша да уңышлы тормышка ашырып килә. Хезмәтегезнең әһәмияте һәрчак югары бәяләнә. Буыннар тәҗрибәсе, яңалыкка омтылыш район матбугатын матур, эчтәлекле итә. Матбугат бәйрәме райондашларыбызны тагын да ныграк берләштерер, туган төбәгебезнең матур киләчәге хакына максатчан иҗатка туплар дип ышанабыз. Район журналистларына, штаттан тыш хәбәрчеләренә, матбугат ветераннарына киләчәктә дә иҗат уңышлары, саулык-сәламәтлек, бәхет телибез.

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев