Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

22 декабрь – Энергетиклар көне: “Безнең бурыч – кулланучыларны сыйфатлы электр энергиясе белән тәэмин итү”

Безнең бөтен тормыш электрга бәйле. Елның иң кыска көннәрендә ут сүнсә, караңгылык гомумән итәктән тарткандай итә. Ансыз дөнья сансыз, җәмәгать.

Әнә өченчекөн Эзмә авылының бер урамындаэнергетиклар иске электр баганаларын алу өчен токны махсус аерып торган булганнар. Шул кыска гына арада да: "Ут кайчан янар икән?"- дип ремонтчылар янына олысы да, кечесе дә килеп белешергә өлгерде. "Менә хәзер кабыначак", -дип ышандырды монтерлар. Ток үткәргеч чыбыкларны яңа урыннан сузарга биек тал агачы комачау иткән икән, шул да эшне бераз тоткарлаган. Шулай да караңгы төшәр-төшмәс ут сүнеп торган өйләрдә суыткычлар эшли, телевизорлар күрсәтә башлады.

-Мин җитәкче булып эшли башлаганда, моннан 15 еллар элек көчлерәк җил чыкса, ярты район утсыз кала иде. Хәзер мондый хәл бик сирәк була,- дип искә ала район электр челтәре начальнигы Илгиз Талипов.-Барысы да электр линияләрен яңарту, яңа технологик материаллар куллану нәтиҗәсе. Күреп торасыз, Эзмәдә дә линиягә капиталь ремонт шул максаттан үткәрелде. Чыбык өзелү, багана авышу яисә башка объектив сәбәпләр аркасында ут сүнә икән, бу инде токны планлы аерып тору гына түгел. Мәшәкатьләре күбрәк булачак, бәла-казасы да аяк астында гына йөри. Шуңа да челтәр компаниясендә кулланучыларны сыйфатлы электр энергиясе белән тәэмин итү мөһим бурыч итеп куелган. Бу максаттан зур чыгымнар тотыла. Капиталь төзелештә быел аеруча күп - 67,6 миллион сумлык эш башкарылды. Моның кадәр зур эш күләме 2006 елда булган. Барысы 61 объектта төрле реконструкция, ремонт, яңарту алып барылды. Шуның кайберләрендә эш әле дә дәвам итә. Кыш дип тору юк. Районда төзелешләрдә күп алып барыла һәм һәрберсен беренче чиратта электр линиясенә тоташтырырга кирәк. Әйтик, Лесхоздагы селекция-орлыкчылык үзәгенә - 15,3, Оеттагы иҗтимагый үзәккә - 14, Тимершыктагы яңа мәктәпкә 5,5 километр озынлыгындагы югары көчәнешле линияләр тартыру буенча оештыру-техник чаралар гамәлгә ашырылды. Миңгәрдә төзелеп килүче җил тегәрмәненә дә 10 киловольтлы 4 километр ток үткәргеч сузылды. Хуҗалык һәм подряд ысулы белән капиталь ремонт эшләре күп күләмдә алып барылды. Күрелгән чаралар челтәргә электр энергиясен кулланучыларга тапшыру нормативларына сыешырга мөмкинлек бирде. Электр челтәре хезмәткәрләре күрше оешмага караган объектларга да булышу максаты белән дә хезмәт куйдылар. Биектау, "Центральная", Алабуга, Котлы Бөкәш ярдәмче станцияләренә ике ай дәвамында алтышар кеше хезмәт күрсәтте. Универсиада вакытында һәр көн ике мәртәбә югары көчәнешле Зәй-Киндери линияләрләренең төзеклеген тәэмин итү, террорчылык актларын булдырмау максатында профилактика эше алып барылды. Дүрт хезмәткәребез Универсиада объектларын дизель генераторлары ярдәмендә электр энергиясе белән тәэмин итүдә катнашты. Район электр челтәрендә алты контролер, икешәр электрчы монтер һәм ике инженер составында хезмәт күрсәтү төркеме эшли. Барысы 356 юридик, 9785 физик затка хезмәт күрсәтә. Еллык план нигезендә хисапла приборларының эшләве, дөрес хисап алып барылуы, законды куллануы тикшерелә. Агымдагы елда 9687 хисап приборы тикшерелде, күрчәткечләре алынып, энергия сату оешмасына тапшырылды. Электр приборларын тикшерү 352 юридик затка үткәрелде. Ел башыннан алып, хезмәт күрсәтү төркеме көче белән КТПларда 13 данә 6SM модемлы хисап приборы һәм 36 данә ток трансформаторы алышынды. Подряд эше алып баручы оешмага эш урыны әзерләп, аларга план үтәргә мөмкинлек әзерләдек. Алар көче белән 81 электр хисап приборы урнаштырылды. Модем күрсәткечләрне һәм бүтән параметрлдарны ерак арага кәрбәзле телефыон линияләре буенча җиткерә ала. Моңарчы ток трансформаторларының тикшерү арасы 4 ел булса, яңага алыштырылганнарыныкы 8 елга җитә.

Хәзер район энергетиклары ток көчәнеше турында мегаваттлар белән дә сөйләшәләр. Лесхозда һәм Сабадагы 20нче фидерга шундый куәтле блоклы трансформатор пункты урнаштырылуы шул хакта сөйли. Электр иминлеге, технологик куллану продуктларының экологиягә зыян китермәве турында да кайгыртыла. Шекшедәге ярдәмче станцияне яңадан киртләп алганнар, ә Шәмәрдәндә транформатор пунктынннан май агып чыга икән, ул махсус кабул иткечкә җыелачак. Ягъни табигатьне пычратуга юл куелмаячак. Җитәкченең әйтүенә караганда, КТПларда, шөкер, андый хәлнең булганы юк әле. Еллык эшчәнлеккә йомгак ясаганда, иң мөһиме, производствода бәхетсезлек очракларына юл куелмавы да куандыра.

Бу исә персоналның югары һөнәри осталыгы, хезмәт тәҗрибәсенә ия булулары турында сөйли. Коллективтагы 66 кешенең барысы да эшенең остасы. Трансформатор пунктлары буенча мастер Марсель Фатыйховның, мәсәлән, 13 ел стажы бар. "Бездә гаилә династиясе дә көчле. Гайнетдиновларны беләсездер. Револь абый озак еллар мастер булып эшләде. Аның эстафетаны уллары Рөстәм һәм Ринат дәвам итә. Минем дә туганнан туган энекәшем Илдар шушы бригадада монтер булып эшли",- ди Марсель.

-Ә җитәкчегез нинди кеше?

-Бер сүз белән әйткәндә, шәп,- ди мастер.

Коллективтагы уңай климат хезмәт эстафетасының әтидән улга тапшырылуына китерә дә инде. Якуповлар, Бәшировлар - саный китсәң байтак икән гаилә династияләре.

- Ирешелгәннәр район хакимиятенең, республика җитәкчелегенең энергетика тармагы турында даими кайгыртучанлыгы нәтиҗәсе,-ди Илгиз Талипов.- Шуны тойган хәлдә, кулланучыларны сыйфатлы электр энергиясе бирү буенча йөкләнгән үтәрбез дип ышандырасы килә. Коллективны, тармак ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре һәм якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрикләп, барысына да саулык-сәламәтлек, эштәгеләргә авыр һәм җаваплы вазифаларын хәвеф-хәтәрсез уңышлы башкаруны, шәхси һәм гаилә бәхете телим.

Хөрмәтле энергетиклар! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлыйбыз һәм игелекле хезмәтегезгә ихлас рәхмәт хисләребезне белдерәбез.

Районның катлаулы электр хуҗалыгы соңгы елларда тотрыклы эшли һәм сезнең хезмәтегез белән тормыш-көнкүреш уңайлыклары тәэмин ителә. Төп бурычыгызны - кулланучыларны электр белән тоткарсыз тәэмин итүне уңышлы үтисез, кешеләр тормышы уңайлырак, йортлары яктырак булсын өчен тырышасыз. Электр линияләрен яңа технологияләр белән яңарту һәм төзекләндерү өчен даими эш алып барыла. Икътисадның этәргече булган энергетика энергия саклау соңгы елларда ил күләмендә яңа милли проект дәрәҗәсендә күтәрелде. Бу юнәлештә сезнең эшчәнлекнең дә нәтиҗәләре уңай булачагына шикләнмәскә мөмкин.

Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан, хөрмәтле энергетика тармагы хезмәтчәннәре, шулай ук тармак ветераннарына уңышлар, саулык-сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге телибез.

Саба муниципаль районы Советы һәм

башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев