Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

30 октябрь – Автомобиль транспорты хезмәтчәннәре көне

Шушы уңайдан без райондагы пассажирларга, халык хуҗалыгына хезмәт күрсәтүче махсус автотранспорт оешмалары җитәкчеләренә мөрәҗәгать иттек.

Яшибез әле, эшлибез

- Җәмгыятьнең һөнәри бәйрәмгә хезмәт уңышлары турында агымдагы елның 9 айлык эш күрсәткечләре ачык сөйли. Уртак тырышлык белән барысы 27,9 миллион сумлык эш башкаруга ирештек. Агымдагы елда КамАЗ"ларыбызга кыштан ук эш күп булды. Бу, әлбәттә, былтыргы корылык нәтиҗәләре белән дә бәйле. Йөк автомобильләре чит өлкәләрдә әзерләнгән терлек азыгын ташуда катнашты, шулай ук коммуналь хуҗалык тармакларына хезмәт күрсәтүләр өчен дә техникага ихтыяҗ даими булып торды. Аннары моңа "Транссервис" җәмгыяте махсуслашкан эшчәнлек белән бәйле терлек азыгы әзерләү сезоны килеп ялганды. Автопаркта 23 "КамАЗ"дан тыш 12 тракторыбыз, 13 комбайныбыз да бар. Йөртүчеләре техника кадерен белә торган егетләр. Мәсәлән, Анатолий Кириллов, Искәндәр Җәләлетдинов, Илнур Зарипов инде унар сезон эшләгән "Ягуар"ларның көен-җаен табып тоткарсыз хезмәт иттерәләр. Хәлил Габдерәкыйпов йөрткән автомобильгә исә 27 ел тулды. Муллаәхмәт Габделмәнов белән Ильяс Заһидуллин да хезмәт юлларын башлаган оешмага тугры калган шоферлар. Менә шушы составтагы бригада быел 46836 тонна терлек азыгы әзерләде. Шуның 73 процентын Кама Тамагы районында әзерләнгән сенаж тәшкил итә. И.Заһидуллин бригадасы әле дә шушы төбәктә эшләвен дәвам итә. Рәис Фәрхуллин бригадасы исә Питрәч районы хезмәтчәннәренә кукуруз җыйнау алуда булышлык итә. Отрядның әле тагын да 700гә якын гектар мәйданда эш башкарасы бар. Кыскасы, "Транссервис" эш фронтын республика масштабында җәелдергән дисәң дә, арттыру булмас. Әйтик, хәзерге көндә Роберт Заһиров, Раил Жанов, Дамир Гайзуллин, Дамир Хаҗинуров, Җәүдәт Исмәгыйлов, Наил Хаҗиев Татарстан чигендәге Лениногорск районы басуларында үстерелгән шикәр чөгендерен Норлат заводына ташыйлар. Урып-җыю чорында Марат Мәҗитов, Илфар Галихуҗин, Рәмис Абдуллин 11нче сезонын эшләүче "Кейс"ларда Буа, Алабуга районнары хуҗалыкларына хезмәт күрсәттеләр. Киров өлкәсенең Чекаш авылы янында арендага алынган басуларда үскән ашлыкны Сабага ташуда Фәнил Нуриәхмәтов, Роберт Заһиров "КамАЗ"ларын тоткарсыз эшләттеләр. Биредә "Доминатор" комбайннары белән 5818 тонна уңыш җыйнап алынды. (Язманың тулы вариантын "Саба тааңнары" газетыннан укый аласыз).

Ф.Ногманов,

җаваплылыгы чикләнгән "Транссервис" җәмгыяте директоры.

Хәвефсез юллар, дибез

- Оешмабыз район халык хуҗалыгына автотранспорт хезмәте күрсәтү өчен барлыкка килгән иде. Эшне ул вакытта Шәмәрдән авылында 11 кеше, 9 транспорт белән башладык. 2003 ел башында Сабага күчеп, сатып алынган административ бинага реконструкция ясап, эшебезне дәвам иттек. Транспорт паркы да яңартылды, дисциплиналы коллектив тупланды, башкарылган эшләр күләме артты. Хәзер оешмада 20 эшли. Автопаркны "Хундай", "Терекс", "Джон-Дир" техникасы, үзебезнең 20 тонналы үзтөягеч "КамАЗ"лар тәшкил итә. Транспортның барысы да спутник навигациясе ярдәмендә күзәтелеп торыла. Махсус техника райондагы авыл хуҗалыгы, төзү оешмаларына хезмәт күрсәтә. Юл төзелешендә дә коллективның өлеше бар. Үзтөягеч, экскаваторларыбыз карьерда таш чыгара, кышын урамнарны кардан чистарта һәм башка эшләрдә катнаша. Тугыз айда, мәсәлән, район оешмаларына 13 миллион сумлык хезмәт күрсәтелде, 13761 тонна йөк ташылды. (Язманың тулы вариантын "Саба таңнары" газетыннан укый аласыз).

Р.Зарипов,

җаваплылыгы чикләнгән «Рамазан» җәмгыяте генераль директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев