Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

9 февраль- Халыкара теш табиблары көне: «Корал» стоматология үзәгенең баш табибәсе Гөлнар Ваһап кызы Садуртинова сабалыларга тешләрне саклау турында үз киңәшләрен бирә

Сәламәт тешләр гомер-гомергә көч һәм сәламәтлек билгесе булып саналган.Тешләр белән ризык чәйнибез, төзек тешләр сөйләмебезнең дөреслегенә, чисталыгына да тәэсир итә.

Эстетика ягыннан карасак, матур тешләр әле ул йөрәкләрне эретерлек елмаю да. Ә елмаю кемгә генә килешми? Әмма, шул ук вакытта, тешләр кешегә зур борчулар да тудырырга мөмкин. «Теш сызлауны дошманыма да теләмәс идем» дигәне юктан гына чыкмагандыр. Бүгенге язмабызда Сабадагы «Корал» стоматология үзәгенең баш табибәсе Гөлнар Ваһап кызы Садуртинова матурлык та, сәламәтлек тә билгесе булган тешләрне саклау турында үз киңәшләрен бирә.

-Әйе, тешләр турында сабыйның беренче теше чыккач та кайгырта башларга кирәк. Әлбәттә, бу кешене гигиена таләпләрен төгәл үтәргә, иртә-кич тешне чистартырга ияләштерүгә кайтып кала.Баланың беренче теше 6 айда чыга башлый, 3 яшькә сөт тешләре формалашып бетә. 6-7 яшьтә сөт тешләре төшеп, чын тешләр чыга башлый. Ә 13-14 яшькә алар саны 28гә, үсеп җитлеккәч, 32гә җитәргә тиеш. Теш авыруы каян килеп чыга дигәннән, аның иң беренче сәбәпчесе- теш арасында һәм урт кырыенда җыелган кунык (зубной налет). Аның бактерияләре шикәрне кислотага әверелдерә, ул исә эмальне, эмаль астындагы дентинын җимерә, ахыр чиктә кислота тешнең кан тамырлары һәм нервалары урнашкан эчке каналы- пульпага барып җитә.Менә шуннан теш бик каты сызлый башлый да инде. Табибка күренмәгән очракта, бактерияләр яңак сөяген «ашый» башларга да мөмкин. Мондый күңелсезлекләргә тарымас өчен тешне көнгә ике тапкыр чистартырга гадәтләнергә кирәк. Фторлы теш пасталарын кулланырга, баллы ризыклар белән артык мавыкмаска киңәш ителә, шулай ук ашау рационына каты җиләк-җимеш, яшелчә кертергә кирәк. Казналыкта килеп чыккан проблемалар төрле, ләкин киң таралганы - ул тешләрдәге кунык. Гадәттә, теш чистартканда казна каный башлый, куе кызгылт төскә керә һәм шешә.Бу процессны авыз куышлыгын җентекләп караган очракта, туктатырга мөмкин. Юкса, теш һәм урт арасында тирән «кесәләр» барлыкка килеп, бөтенләй тешсез калырга да мөмкинсең.
Әлбәттә, гигиена таләпләрен төгәл үтәү генә җитмәскә дә мөмкин, чөнки тешләрнең халәтенә иң беренче чиратта без ашаган ризыклар да, яман гадәтләр дә тәэсир итми калмый. Шуңа күрә олылар өчен елына ике, балалар өчен дүрт тапкыр табибка күренеп торуны гадәткә кертү зарур.

«Корал» стоматология үзәге районыбызның барлык теш табибларын, стоматология өлкәсендә хезмәт куючы шәфкать туташларын һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итә, эшәрендә зур уңышлар, гаиләләрендә иминлек, саулык-сәламәтлек тели!

"Корал"стоматология үзәге тәкъдим итә:
-тешне дәвалау (ямату, ташлардан арындыру, агарту*);
-алдыру;
-протезлау;
-рентгенга төшерү.
Якшәмбедән тыш көн саен эшлибез. Тел.: 2-48-15.
*Тискәре йогынтысы булырга мөмкин.Алдан белгеч белән киңәшегез.

Теш табибына кайчан барырга?
Беренче айларда сабыйның беренче сөт тешләре күренүгә үк. Табиб тешләрне ничек дөрес чистартырга, нәрсә белән авыз чайкатырга кирәклеген әйтер.

Теш щеткасын дөрес сайлыйсызмы?
Ул эмальне бозмаска тиеш. Щетканы ачык килеш сакларга кирәк: кулланганнан соң ул кибеп, җилләп торырга тиеш. Әгәр щетка юеш кала икән, анда микроблар арта һәм бу теш уртлары зарарлануга китерә.

________________
Ә сез беләсезме?

Теш - ул тере һәм мөстәкыйль организм, аның нервлары, кан тамырлары бар. Без тешнең өчтән бер өлешен генә күрәбез. Калганы уртларда яшерелгән.
Теш - кеше организмының яңадан үз хәленә кайта алмаган бердәнбер өлеше.
Беренче теш щеткасы 1780 елда Англиядә уйлап табыла. Аның тоткасы сөяктән, ә кыллары кабан йоныннан эшләнә.
Беренче теш пастасы 5 мең ел элек мисырлылар тарафыннан, пемза һәм шәрабтан ясала.

_________________

Халык медицинасында теш авыртуын баса торган бик сыналган чаралар шактый.

  • Шалфей үләне чәен пешерегез. Шуны сөзеп, җылы килеш авызда мөмкин кадәр озаграк, авырткан теш ягындарак тотып чайкагыз. Көнгә 3-4 мәртәбә чайкарга кирәк булачак.
  • Имән кайрысы һәм бака яфрагы(подорожник) төнәтмәсе белән дә чайкарга була. Җәй көне бака яфрагының согын файдаланырга мөмкин.
  • Кыш көне сары мәтрүшкә һәм ромашканың кипкән чәчәкләрен пешереп, марля аша бераз гына сөзеп, калган "ботканы"ны марлясы белән урт һәм яңак арасына куярга.
  • Сарымсакны да үсемлек-анальгетик рәвешендә файдаланып була. Аны ваклап турап, марляга төреп, беләзектә пульс сизелгән урынга куярга. Сул яктагы теш авыртса, сарымсак уң якка куела, һәм киресенчә, 10-20 минуттан артык тоту ярамый, чөнки сарымсак согы тирене яндыра.
  • Имән бармак тырнагында зур бармак ягында бер нокта бар. Шуңа 3-4 минут басып торсаң, теш авыртуы басыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев