Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Абонентларыбыз арта бара

Хәзерге җәмгыятьне коммуникация һәм элемтә чараларыннан башка күз алдына да китереп булмый.

Радио, телевизор, телефон, Интернет, мобиль элемтә көндәлек тормышыбызның аерылгысыз өлешенә әйләнделәр. Моннан йөз еллар элек кешегә чыбыклы радио да могҗиза булып күренсә, хәзер уч төбенә сыйган телефон гадәти әйбер санала. Бу исә күп санлы элемтәчеләрнең, галим-радиоинженрларның уртак хезмәте нәтиҗәсе. Тармак хезмәткәрләре үзләренең көндәлек эшләре белән халыкны хәзерге цивилизация казанышларына җәлеп итәләр, телефон элемтәсе, телерадиотапшырулар һәм Интернет челтәреннән киң файдалану мөмкинлеге тудыралар. Яңа мәгълүмати технологияләр кертеп, икътисадны һәм мәдәниятне тагын да үстерүгә булышалар.

Илледән артык кешене берләштергән район электр элемтәсе бүлеге коллективы дә һөнәри бәйрәменә мәгълүм уңышлар белән килә. Былтыр, мәсәлән, 62,48 миллион сумлык эш һәм хезмәт күрсәтүләр күләме тәэмин ителеп, элемтә хезмәт күрсәтүдә 19 процент үсешкә ирешелде. Рентабельлелек 51 процентка җитте. Әлеге күрсәткечләр районда элемтә чараларыннан файдаланучыларның арта баруы турында сөйли. Быел гына да 70 йортка телефон кертелде, 299 кулланучы интернетка, 257 гаилә интерактив телевидениегә тоташты. Шулай итеп, телефон абонентлары 7512гә, интернеттан файдаланучылар 4607гә, IP-телевидениегә кушылган йортлар саны 1070кә җитте. (Дәвамын газетадан укый аласыз).

Т.Галиев,

район электр элемтәсе бүлеге начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев