Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Акция бара: Таныштырырга рөхсәт итегез

Милициянең, хәзер инде полициянең халыкка иң якын торган вәкилләре - участок вәкаләтлеләре.

Аларны халык элеккечә участок инспекторлары дип йөртә. Бу көннәрдә әлеге хезмәтне башкаручыларның халык арасында абруен тагын да күтәрү максатыннан ТР Эчке эшләр министрлыгы боерыгы нигезендә игълан ителгән «Үзем белән таныштырырга рөхсәт итегез» дип исемләнгән акция бара. Әлеге чара ярдәмендә шулай ук хокук бозуларны кисәтү буенча профилактика эшен яхшырту, халыкның участок вәкаләтлеләренә ышанычын тагын да арттыру бурычы куела. Акция өч этапта оештырылып, 2011 елның 31 декабренә дәвам итәчәк.

Сораштырулар күрсәткәнчә, кайберәүләр әле үзләренең участок вәкаләтлеләре турында белеп тә бетермиләр. Акция кысаларында йортларда булып, үзләренең визит карточкаларын тәкъдим итәләр, халыкның һәртөрле хокук бозуларны, җинаятьләрне китереп чыгаручы факторларга карата фикерен ачыклыйлар, аңлату эшләре алып баралар.

Кыскасы, яшәү урыныгызда милициянең участок вәкаләтлеләре пәйда булса, аптырап китмәгез: "Үзем белән таныштырырга рөхсәт итегез" акциясе бара.

Шәһәр тибындагы Байлар Сабасы бистәсенең участок вәкаләтлеләре:

Алмаз Рәфыйк улы Галиәхмәтов, 1974 елда туган. Россия Эчке эшләр министрлыгы Саба муниципальара бүлеге өлкән участок вәкаләтлесе, полиция майоры. 1994 елның сентябрь аеннан эшли. Саба шәһәр җирлегенә 2001 елдан хезмәт күрсәтә. Телефоны: 89274460997. Эшнеке: 2-38-01.

Илнар Вәкил улы Нигъмәтҗанов, 1979 елда туган. Россия Эчке эшләр министрлыгы Саба муниципальара бүлеге участок вәкаләтлесе, полиция капитаны. 2001 елдан эшли. Саба шәһәр җирлегенә 2001 елдан хезмәт күрсәтә. Телефоны: 89270419678. Эшнеке: 2-38-01.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев