«Алтын пар» һәм беренче сайлаучылар: Югары Симет авылында 162 кеше Дәүләт Думасына тавыш бирде
Көн темасы

«Алтын пар» һәм беренче сайлаучылар: Югары Симет авылында 162 кеше Дәүләт Думасына тавыш бирде

Югары Симет авылындагы 2466 нчы сайлау участогында алтын пар — 60 ел бергә яшәгән Мәдәррис абый һәм Алфинур апа Халиуллиннар тавыш бирде, ә участокта инде 162 кеше гражданлык бурычын үтәде

Югары Симет авылында урнашкан 2466 номерлы сайлау участогы иртәнге сәгать сигездә ишекләрен ачты. Участокта барлыгы 388 кеше тавыш бирү хокукына ия. Тавыш бирү процессы башлануга бик аз вакыт үтүгә карамастан, гражданлык активлыгы югары дәрәҗәдә: бүген инде 162 кеше үз тавышың бирергә өлгергән.

Участок комиссиясе традиция буенча сайлауларга беренче булып килүчеләрне зурлап каршы алды. Бүген биредә «биш беренче сайлаучы» теркәлде — аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Иң көтеп алынган мизгелләрнең берсен участокка Халиуллин Мәдәррис абый белән Алфинур апа алып килде. Алтын пар быел бер-берсенә тугрылык саклап, тату гомер кичерүләренең 60 еллыгын билгеләп үтә. Гаилә башлыгы сүзләренчә, илнең тынычлыгы һәм киләчәктәге матур тормышы нәкъ менә халыкның бердәмлеге һәм өлкән буын үрнәгендә тәрбияләнгән яшьләрнең активлыгыннан тора.

«Без яшь чактан ук сайлыйбыз. Ил-көннәребез тыныч, табыннарыбыз мул булсын дип килдек», — диде Алфинур апа.

 


Нет комментариев