Арташ авыл җирлегендә сайлаулар: көндезге сәгать 2гә сайлаучыларның 67,7 проценты гражданлык бурычын үтәде
Саба районының Арташ авыл җирлегендә IX чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлау кампаниясе кызганнан-кыза бара. Җирлектә 2460нчы номерлы сайлау участогы эшли, анда барлыгы 493 кеше тавыш бирү хокукына ия.
Участок комиссиясеннән алынган соңгы мәгълүматларга караганда, бүген, тавыш бирүнең икенче көнендә, халыкның активлыгы гаять югары. Сәгать 14:00гә булган мәгълүматлар буенча, сайлаучыларның 334е инде үз тавышын тапшырган. Бу исемлеккә кертелгән гражданнарның 67,7 процентын тәшкил итә, дигән сүз.
Бу күрсәткечләр Арташ авыл җирлеге халкының ил язмышына битараф булмавын һәм сайлау процессы барышына зур җаваплылык белән каравын раслый. Сайлау участоклары иртәнге сәгать сигездән кичке сәгать сигезгә кадәр эшләвен дәвам итә.
Нет комментариев