Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«АВЫЛЫМ СӨТЕ» – ҮЗЕБЕЗНЕКЕ

Соңгы вакытларда Саба, Иштуган, Шә­мәрдән кибетлә­рендә "Авылым сөте" дип этикеткаланган сөт про­дукциясе сатып алу­чыларның игътибарын җәлеп итте. Яхшыны халык тиз белеп ала.

Олыяз авылында "Татлизинг" аша төзелеп, Олыяз товарлыклы-сөтчелек фермасында җитештерелгән сөттән ясалган продукцияләр сыйфаты, тәме белән аерылып торалар. Сабаның "Тургай" кибетендә сатып алучылар арасында: "Олыязның кефирыннан да каймак тәме килә, сөтләренең тәмлелеге, гел шулай булсын. Порошоктан ясалганны күп эчтек инде",- дигән фикерләр ишетергә туры килде.

Райнур Әхмәтов җитәкчелегендә ачылган сөт эшкәртү цехы 18 сентябрь көнне беренче продукциясен чыгарды. Үз продукцияләреннән баш­та авылдашлары авыз итеп, фатихаларын бирәләр. "Район сәүдә нокталарына чыгарылгач, сатып алучылардан нинди фикерләр килер дип сагаеп торган идек, Аллага шөкер, яхшыдан башканы ишеткән юк. Башта көнгә 0,5 тонна сөттән җитештергән булсак, аннары 1 тоннага арттырдык, хәзерге вакытта 1,5 тоннага җиткердек. Цехның җитештерүчәнлеге бер­ сменага 3 тоннага исәпләнгән. Бөтен мөмкинлекләрне эшкә җигәргә язсын, шуның өчен ачылган бит",- диләр цехта эшләүчеләр.

Биредә бүгенге көндә дүрт төрле продукция җитештерелә. Сатуга пастерильләшкән сөт, эремчек, кефир - пакетларда, каймак пластик стаканга тутырылып чыгарыла. Болар барысы да "Колакс" фирмасы белгечләре урнаштырган резервуарлар, автомат җиһазлар аша үтә. Сөттән сыйфатлы продукция ясауның таләпләре бик зур. Лаборант-технолог Гөлфия Әхмәтова сөтнең әчелеген, тыгызлыгын, аксымын, майлылыгын махсус приборлар белән үлчи, сыйфатка хилафлык китерми.

(Дәвамын газета битләренән укый аласыз)

Г.Галимуллина.

Н.Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев