Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бадминтон җиле исә

Татарстанда Олимпия уеннары спорт төрләренә кергән бадминтонны үстерүгә зур игътибар бирәчәкләр.

Шул максаттан 2011-2014 елларны үз эченә алган программа да эшләнде. Әлеге программа нигезендә Татарстанны 6 зонага бүлгән "Республика" лигасы оештырылды һәм ярышлар үткәрелә башлады. Үзәге Байлар Сабасы булган төньяк-көнбатыш зонасына кергән Теләче, Кукмара, Арча, Әтнә районнары (бу зонага тагын Балтач, Питрәч, Яшел Үзән, Лаеш районнары керә) командалары узган шимбәдә спорт комплексында көч сынаштылар. Бәйгедә барысы 72 бадминтончы катнашты. Уенчыларны Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов тәбрикләде, бәйгедә барысына да уңышлар, җиңү теләде.

Көне буе дәвам иткән бәйгене ун яшькә кадәргеләр башлады, 17 яшьтән өлкәнрәкләр төгәлләде. Бадминтон беренче карашка теннисны хәтерләтә, бары әлеге уен снаряды саналган воланның шарга караганда акрынрак очуы белән генә аерылып тора. Хәер, барысы да ракетка белән ничек сугуга бәйле. Воланны 116 метр-секунд тизлек белән очыру, мәсәлән, дөнья рекорды булып санала. Сабада узган ярышларда да бадминтонны күз иярмәс тизлек белән уйнаучылар булды. Бигрәк тә Кукмара егетләренең яхшы әзерлеге күренде. Аның каравы 17 яшьтән югары кызлар арасында райондашларыбыз Рәзинә Шакирова белән Илзирә Газизова кукмаралылардан өстенрәк чыктылар. Гомумән, Саба уенчылары ярышта барысы 8 призлы урын алдылар (тренерлары Г.Зарипова, Р.Мөбарәкҗанов). Шулар арасында Аделина Сафина белән Илшат Миңнегалиевка (10 яшь) җиңү елмайды. (Язманы тулысынча "Саба таңнары" газетыннан укый аласыз).

Ф.Хәмитов.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X