Байлар Сабасында Казан педагогик көллиятенең 4 курс студенты Иркә Сөнгатуллина сайлауларда беренче тапкыр катнашып, 2484 номерлы участокта тавыш бирде
Бүген, өч көнлек тавыш бирүнең икенче көнендә, Байлар Сабасының 2484 номерлы сайлау участогында яшь сайлаучыларның активлыгы күзәтелә. Участокка Казан педагогик көллиятенең 4 курс студенты Иркә Сөнгатуллина әнисе белән килде — бу аның тормышында Россия Федерациясе Федераль җыены Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда беренче тапкыр катнашуы.
«Мин бүген сайлауга беренче тапкыр килдем, әнием белән. Бик матур тормышта яшибез, илләребез тыныч, сайлау нәтиҗәләре дә матур булсын», — дип үзенең хис-кичерешләре һәм матур теләкләре белән уртаклашты ул.
Иркәнең сүзләренә караганда, гражданлык бурычын үтәү аңа зур җаваплылык һәм шатлык хисе биргән. Ул үз тавышының республика һәм тулаем илнең киләчәге өчен мөһимлеген аңлый. Студент фикеренчә, яшь буынның сайлау участокларына килүе — Татарстанда тотрыклылыкны һәм алга таба үсешне тәэмин итүнең төп нигезе.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда барлыгы 2 миллион 923 мең 997 кеше сайлау хокукына ия. Тавыш бирү процессы 65 территориаль һәм 2,7 меңнән артык участок комиссиясе тарафыннан оешкан төстә алып барыла. Сайлау участоклары 20 сентябрьгә кадәр иртәнге сәгать 8дән кичке 8гә кадәр эшли.
Нет комментариев