Саба таңнары

Сабинский район

18+
Көн темасы

Балачак бәхетле узсын

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне якынлаша. Балачак бәйрәмен бөтен дөньяда билгеләп үтәләр. Әлеге истәлекле көннең барлыкка килү тарихы 1925 елларга барып тоташа. Сан-Францискода ятим балалар өчен бәйрәм оештыралар. Россиядә исә балаларны яклау көне 1950 елдан бирле билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм уңаеннан, Татарстан премьер-министр урынбасары - Татарстанның мәгариф һәм...

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне якынлаша. Балачак бәйрәмен бөтен дөньяда билгеләп үтәләр. Әлеге истәлекле көннең барлыкка килү тарихы 1925 елларга барып тоташа. Сан-Францискода ятим балалар өчен бәйрәм оештыралар. Россиядә исә балаларны яклау көне 1950 елдан бирле билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм уңаеннан, Татарстан премьер-министр урынбасары - Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та котлау сүзләрен җиткерде.
- 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне, үзенә күрә олыларга һәр баланың да ярдәмгә мохтаҗ икәнлеген һәм сабыйларның балачагы бәхетле узсын өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә кирәклеген искәртеп тора. Әлеге көн укучыларның көтеп алынган каникулы башлану вакытына туры килә. Укучылар өчен, кызыксынуларын исәпкә алып, төрле юнәлешләрдә сменалар булган 1300дән артык сәламәтләндерү лагерьлары эшләячәк. Безнең максат - балаларның җәйге ялларын истәлекле, күңелле, хатирәләргә бай, куркынычсыз итеп оештыру. Балалар - безнең киләчәк, өметебез, - диелгән министр котлавында.
Тормыш ыгы-зыгысы белән балаларыбызга игътибарны киметмәсәк иде, алар һәрчак әти-әни назына, ярдәмгә мохтаҗ. Балачаклары бәхетле узсын.
750000
Статистика мәгълүматлары буенча, 2010 елда илдә 750000 ятим бала исәпләнгән. Ятимнәр саны ел саен 15 меңгә артып бара.
Шәһри Казан
Эльвира МОЗАФФАР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев