Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Белем бирүдә – бербөтенлек

Өченчекөн Шәмәрдән лицеенда район мәктәпләре мәгариф хезмәткәрләренең традицион яңа уку елы алды август мәгариф киңәшмәсе булды. Аның эшендә 350 укытучы һәм тәрбияче катнашты.

Шулай ук авыл җирлекләре башлыклары, оешма-хуҗалык җитәкчеләре, ветеран укытучылар чакырылган иде. Районыбыз педагогларын яңа уку елы башлануы белән тәбрикләргә ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Данил Мостафин, Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов килде.

Киңәшмә алкышлы минутлар - РСФСРның атказанган тренеры, күп кенә автоузышларны оештыручы судья А.Дадаевның Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнехановка ТР автомобиль һәм мотоспорт Федерациясенең истәлек медален тапшыруы белән башланып китте. Аркадий Николаевич әйткәнчә, әлеге бүләк әле республикада ике генә кешегә (Минтимер Шәймиевка һәм Рөстәм Миңнехановка) бирелгән булган.

Киңәшмәне кыскача кереш сүз белән Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев ачты һәм объектив сәбәпләр аркасында "2011-2012 уку елы нәтиҗәләре һәм 2012-2013 уку елында мәгариф хезмәткәрләре алдында торган төп бурычлар турында" докладны да үзе ясады.

Доклад буенча фикер алышуларда катнашкан Саба гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Әлфия Ибраһимова, Олы Арташ төп мәктәбенең технология укытучысы Гафур Гәрәев , Юлбат урта мәктәбенең өстәмә белем бирү педагогы, физика укытучысы Равия Кәримова, Саба кадет интернат-мәктәбе директоры Илнар Гайнуллин үзләренең чыгышларында нигездә "Гомуми һәм өстәмә белем бирүнең бербөтенлеге - белем һәм тәрбия бирүнең алшарты" темасы ачылды.

Аннары сүз министр урынбасары Данил Мостафинга бирелеп, ул үзенең чыгышында укучыларның белем алуга мөнәсәбәте Бердәм дәүләт имтиханнары, өлгереш күрсәткечләрендә ничек чагылыш табуы, чыгарылыш сыйныф укучыларына медальләр бирү мәсьәләләренә тукталды. "Медальләргә игътибар итүче дә хәзер. Еш кына БДИ күрсәткечләре 50 баллдан да түбән булган укучылар да ала аны. Медаль биреп балаларны алдамаска кирәк",- диде Данил Мостафин. Министр урынбасары физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга яңа тормышка әзерләүдә, татар телен укытуда туган проблемаларга да фикерен белдерде, физик тәрбия бирүдәге яңалыкларга тукталды.

Билгеле булганча, 1 сентябрьдән илнең барлык субъектлары мәктәпләрендәге 4нче сыйныф укучылары дини мәдәният яисә дөньяви этика нигезләрен өйрәнә башлаячак. Бу яңа уку предметына 34 сәгать (ел дәвамында атна саен берәр дәрес) каралган. Мәктәпләрдә дини дәресләрне укыту мәсьәләсе укытучыларны да, ата-аналарны һәм киң җәмәгатьчелекне дә җитди борчуга салган иде. Диннәр мәдәниятләрен дөньяви мәктәпләрдә өйрәнү хакында бәхәсләр озак дәвам итте. Хәзер мәктәпкә яңа предметны кертү-кертмәү турында бәхәс урынсыз. Хөкүмәт тарафыннан рәсми карар кабул ителде, бәхәсләргә нокта куелды. "Хәзер "Диннәр тарихы"н һәм "Дөньяви этика нигезләре"н гамәлгә кертү дөрес юнәлеш булды. Әмма беркем дә яңа предметта материалны үзе аңлаганча белем бирергә тиеш түгел, программа кысаларында укытырга кирәк булачак",- дип белдерде Д.Мостафин.

Министр урынбасары чыгышын дәвам итеп, мәктәпләрдә сәләтле балалар белән аерым эшләячәкләренә басым ясады. Ләкин бер дә сәләтсез балалар юк, аны таба һәм үстерә, дөрес юнәлеш бирә белергә генә кирәк. "Дәрестән соң - мәктәп" дигән проект шул максаттан әзерләнгән һәм аны гамәлгә ашырырга кирәк булачак. Д.Мостафин мәгариф хезмәткәрләре алдына әнә шундый бурыч куйды.

Соңгы вакытта Дәүләт Думасының мәгариф комитеты кысаларында эшләгән Илдар Гыйльметдинов сөйләгәннәр дә киңәшмәдә катнашучылар күңеленә хуш килде. Депутат әйткәнчә, күп кенә норматив документларны алыштырачак мәгариф турындагы законның яңа редакциясенә күп үзгәрешләр кертелгән, әмма укытучылар мәнфәгатьләрен чагылдырган бер генә пунктны да "онытып" калдырмаска тырышканнар. "Якын араларда мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре тәрбиячеләренең дә хезмәт хаклары артырга тиеш. Шулай ук поварлар, башка хезмәткәрләргә дә түләүне арттыру турында сүз бара. Укытучылар төнгә кадәр отчет яза, алай булырга тиеш түгел, ул артык нагрузка гына. Соңгы елларда мәктәпне хатын-кызларга биреп бетерүебез турында да әйтми кала алмыйм. Укытуга ир-егетләрне кайтарырга кирәк",- дип ассызыклады депутат.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Ф.Мәүлетов.

Н.Дәүләтов фотосурәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X