Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бер сорау игътибарсыз калмады

Авыл җыеннары дәвам итә. Аларда гражданнарның тормыш шартларын яхшыртуга кагылышлы күптөрле сораулар күтәрелә, җитәкчеләр ул мәсьәләләргә ачыклык кертә.

Шунысы сөендерә: авыл халкы киләчәккә ышаныч белән карый, тормышына яңалык кертергә омтыла. Эзмә авыл җирлегендә, бу мәсәлән, демографик хәлдә ачык чагыла. Узган ел 35 бала дөньяга аваз салган. Ә 2011 елда 19 бала туган булган. Узган елгы җыенда Иләбәр авылына балалар бакчасы кирәклеге әйтелгән иде. Бүгенге көндә элеккеге мәктәп бинасын фельдшер-акушерлык пунк­ты һәм балалар бакчасы итеп үзгәртү максатыннан реконструкция бара. Иләбәрлеләрне су каптаҗынын койма белән әйләндереп алынмавы да борчыды, Шәмәрдән торак-коммуналь хуҗалыгы моны да хәл иткән. Эзмә авылына керү юлына вак таш җәелгән. Әмма урта мәктәп бинасын бәдрәфле итү мәсьәләсе кичектерелеп килә. Ике ел рәттән күтәрелүче бу сорауга, киләчәктә чистарту корылмасы эшләнеп, шуңа тоташтырылачак дигән җавап әйтелде. Саба - Шәмәрдән маршрутында йөрүче автобусның расписаниесе эзмәлеләр өчен уңай булмавы, шимбә-якшәмбе көнне дә рейска чыгаруны оештыру, ипи сыйфатының түбән булуы, Өтернәс авылына клуб кирәклеге җиткерелде.

Шекше мәдәният йортында үткән җыенда да авыл халкы актив катнашты, җитәкчеләр белән очрашканда проблемаларын әйтеп калырга тырышты. Узган ел Сәрдә авылы янындагы тукталышка будка кирәклеге әйтелгән булган, хәзер юлга чыгучыларга транспорт көткәндә ышык­ланыр урын бар. Авылга су кергән, тик линия килеп җитмәү сәбәпле, берничә хуҗалык су кертә алмый икән. Моңа бәйле рәвештә проектлау эше бара, республикадан ярдәм булачак, диелде. Авыл халкының җылы мәчетле буласылары килә, моңарчы җомга намазларын элеккеге медпунктта укыганнар, хәзер анда да салкын. Пай җирләренә түләүне җайга салу, урам юлына вак таш җәю, учас­ток терапевтының хезмәте дә борчый авыл халкын.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Замирә Сәмигуллина.

Алсу Галимуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җыен