Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бөртекләп җыйган бәхет

Тормыш авырлыгына карамыйча дөньяга күп сабыйлар тудырган, яшәү мәгънәсен, асылын ишле балалар үстерүдә күргән гаиләләр соклану хисләре уята.

Курсабаш авылында яшәүче Ибраевлар гаиләсе нәкъ шундыйлардан.

Янәшәңдә сөекле ирең, сау-сәламәт балаларың, иркен, җылы куышың, өстәлеңдә ризыгың булса, бәхет өчен хатын-кызга тагын ни кирәк? Курсабаш авылында яшәүче Гөлназ Ибраева өчен дә бәхетенең һәр бөртеге бик кадерле. Арча районы Ташкичү авылыннан бирегә килен булып төшкәненә дә инде 19 ел вакыт узган. Дөресрәге, апасы Асия гаиләсенә кунакка килгәч, шушы авыл егете Фәнәвил урлап алып кайта аны. Курсабашта ике бертуган апасы кияүдә булганлыктан, яңа авылга ияләшергә кыен булмый, Гөлназны да авыл халкы тиз үз итә. "Әниебез 33 яшендә алты балалы гаиләгә әни булып килә, яңа гаиләдә без - тагын дүрт бала дөньяга килгәнбез. Аллага шөкер, уныбыз да бертуганнар булып, аралашып яшибез", - ди ул. Күп балалы йортта үскән кыз күңеленә ишле гаилә тәртип-кагыйдәләре кечкенәдән салына. Алар бердәм, дус-тату, бер-беренә терәк, ярдәмчел, берсен-берсе яклый торган булып үсәләр. Дөньяның яме дә, гаме дә балаларда. Фәнәвил белән Гөлназ гаиләсендә бүген биш бала үсә. "Кызлы йорт - нурлы йорт", - диләр. Йортны назлы итәргә кызлары, ныклы итәргә уллары бар. Иң олысы Фаяз Саба аграр көллиятендә механик белгечлеге ала. Әни кеше улының биредә укыганына сөенеп бетә алмый, уку йортында ныклы тәртип булганлыктан, күңеле тыныч. Фаяз көллиятнең волейбол, баскетбол командасы составында зур җиңүләр яулап та шатландыра. Фидәния 8 сыйныфта укый, район олимпиадаларында призлы урыннар ала. Фирдүс - 6нчыда, Флүзә 2 сыйныфта укый. Төпчекләре Фәнзиләгә 5 яшь. Нәни генә булсалар да, кечкенәләрнең дә тормышта үз максат-омтылышлары бар: Фирдүс төзүче булырга хыяллана, кечкенәдән дингә тартылып, намаз укырга өйрәнгән. Кызлар исә кибетче булырга тели. "Мәктәптә укучы балаларыбызның өчесенең дә фотолары уку алдынгылары тактасында тора. Үзем мәктәптә җыештыручы булып эшлим", - ди Гөлназ чын күңелдән сөенеп.

Гаилә башлыгы 41 яшьлек Фә­нәвил "Курсабаш" җәмгыятендә сыерлар сава. «Үз һөнәренең остасы» исеме алган ирнең эшенә бар күңелен биргәнлеге һәр сүзеннән аңлашыла. Берүзе 30-50 баш сыер савып кайткан әти кешенең җылы гаилә учагында ару-талулары юкка чыга. Йортлары болын кебек иркен, балалар рәхәтләнеп уйнарга, үсәргә бөтен мөмкинлекләр бар. Минем уйларымны укыгандай, Гөлназ да: "Эшкә барганда гел шушы матур, иркен йорт яныннан кызыгып уза идем. Эченнән бер генә әйләнеп чыгарга дип хыялландым. Ул вакытта төп йортта җиде кеше яши идек. Аллаһ ялваруларымны ишетте: 2008 елда район башлыгы безне нәкъ шушы йортлы итте. Мең рәхмәтләр яусын, бушлай өйле булдык. Беренче көнне аерым бүлмәләрдә кунарга куркып, бөтенебез бер караватта йокладык. Яңа өйдә бишенче балабыз дөньяга килде. Исән-сау гына булсыннар», - ди. Өйнең яме - бала белән, - диләр. Ибраевлар йортыннан да никадәр нур, җылылык, яктылык бөркелә. Күптән түгел генә Гөлназ Ибраевага тантаналы төстә «Ана даны» медале тапшырылып, ул тагын бер тапкыр куанычлы мизгел кичерде. Бәхетле әти-әни балаларының шөгыле булуына, кул арасына ныграк керә баруларына шатлана. Һәр эшкә күмәкләшеп алыналар. Компьютерда утыру өчен зуррак балаларга - 1,5 сәгать, кечерәкләргә 30 минут бүленгән. Һәркем үз вакытын яхшы белә. Бу да үзенчә бер тәрбия чарасы булып тора. «Тормыш матурлыгы - балаларда. Шулар дип яшибез инде. Тәртипле, әдәпле булсыннар өчен тырышабыз», - ди Фәнәвил ирләрчә. Улының гаиләсенә кыш чыгарга килгән Мәсхүдә әби дә йортта зур терәк.

"Гаиләләр күп бала алып кайтырга курыкмасыннар иде. Һәр сабый үз бәхете белән туа. Әлбәттә, зур гаиләнең мәшәкатьләре дә җитәрлек, ләкин безнең шатлык-куанычларыбыз да күбрәк, бәхетебез дә тулырак. Ә без аларны илгә лаеклы итеп үстерүгә бар көчебезне салачакбыз," - дип елмая бәхетле әти-әни.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев