Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Булган хәлләр, мәзәк хәлләр

"Үзеңнең анаңны сагынам" Бертуган энемнең икенче улы кечкенәдән шаян булды. Төрле шуклыкарны эшләп кенә торды. Моннан бер-ике ел элек, аңа 6 яшь вакытта булган хәл. Салкын тидергәннән соң, дару эчеп, юрган эченнән башны гына чыгарып яткан көннәр. Шул вакыт өскә "гөрс" итеп нидер килеп төшкәнен сизеп, дарудан соң йокымсырап киткән...

"Үзеңнең анаңны сагынам"

Бертуган энемнең икенче улы кечкенәдән шаян булды. Төрле шуклыкарны эшләп кенә торды. Моннан бер-ике ел элек, аңа 6 яшь вакытта булган хәл. Салкын тидергәннән соң, дару эчеп, юрган эченнән башны гына чыгарып яткан көннәр. Шул вакыт өскә "гөрс" итеп нидер килеп төшкәнен сизеп, дарудан соң йокымсырап киткән җиремнән сискәнеп уянып киттем. Карасам, янда энекәшнең шук малае басып тора. Уянган шәпкә: "Ах, анаңны сагынам бит",- дип әйткәнемне сизми дә калдым. Хәйран каты чыкты бугай тавышым. Хәзер елап җибәрәчәк инде бу мин әйтәм. Ләкин кая ул! Замана баласы күзләрен челт-мелт итеп йомып кына алды да: "Хәзер үзеңнең анаңны сагынам бит",- дип кенә җибәрде.

Бүтән булмый

Шөкер, хәзер авылыбызда зур, якты, җылы клуб бар. Анда кичә-концертлар әледән-әле булып тора. Күптән түгел 8 март бәйрәмен дә зурлап билгеләп үттек. Концертны авылыбыз үзешчәннәре куйды, тамашаны, утырырга урын калмаганлыктан, аягүрә караучылар да булды. Ике сәгать ярым барган концерттан һәркем канәгать калды. Җырчылар - моңлы, биючеләр - аккоштай, кичәне алып баручы егет телгә бик оста булып чыкты. Концерт тәмамлангач та: "Тагын җырлаучылар юкмы?"- дип кат-кат сорады ул. Эндәшүче табылмагач: "Җырлап калыгыз, егетләр, Яңа елга кадәр бүтән концерт булмый",- дип тә өстәде.

Мәчеле пилмән

Без яшь чакта иң күңеллесе сыйныфташлар белән бергә Яңа ел каршылау иде. Шулай бервакыт Юлбат авылында яшьләр Яңа елны Нургалиләр өендә каршыларга булалар. Н.Хафизовның яшьтәшләре 15-20 кешегә җыела. Ул вакытта әле йортларга газ кермәгән. Яңа елга дигән пилмән зур кәстрүлдә электр плитәсендә кайный. Әле сәгать телләре 12не сугарга иртәрәк булганлыктан, егет-кызлар бераз капкалап алырга җыеналар. Өстәл артына тезелешеп утыралар болар, уен-көлке сөйләшәләр. Кәстрүл капкачы ачык килеш пилмән кайнаган плитә янында ике мәче баласы уйный. Нургали, бер кызык булсын әле дигәндәй, хлопушка ала да, өстәл астыннан гына мәче балаларына таба каратып, җебен тартып җибәрә. Шартлау шулкадәр көчле була ки, мәче балаларының берсе ук шикелле карават астына атыла, ә икенчесе туп-туры ... пилмәнгә чума.

Д.Галләмов.

Калатау

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X