Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәйге

Языйк әниләр турында!

Россиядә 1998 елдан ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Аналар көне зурлап билгеләп үтелә. Иң кадерле, газиз кешеләребезне ак кышларга керер алдыннан әнә шулай олылыйбыз. Әмма, ана хакын уч төбендә тәбә кыздырып ашатсаң да, кайтара алмассың, диләр. Шулай да әниләр турында чын йөрәкләре белән гомер буе кайгыртучылар, алар өчен барысын да эшләргә әзер торучылар күп арабызда. Ни кызганыч, үзләрен дөньяга тудырганнарга карата таш бәгырьлеләр дә очрап тора. Быел 27 ноябрьгә туры килгән Аналар көне уңаеннан "Саба таңнары" газетасы редакциясе үрнәк гаиләләр, әниләр, гыйбрәтле язмышлы аналар турындагы язмаларга бәйге игълан итә. Уңышлы дип табылган язмалар газетада бирелеп барылачак, шулай ук сайтка урнаштырылачак. Иң яхшы язма авторларына редакциянең Грамоталары тапшырылачак.

Хатларыгызны көтеп калабыз, хөрмәтле укучылар! Әниләр турында языйк, аларга ихтирам хисләребезне белдерик, аналарга битараф җаннарның туң күңелләрен дә эретерлек булсын.

Редакция.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев