Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Көн темасы

Чернобыль һәлакәтенә - 40 ел

Быел Чернобыль атом электр станциясе һәлакәтенә 40 ел тула

   26 апрель – халкыбыз өчен зур бәйрәм – Тукай туган көн булса, шул ук вакытта ул илебез тарихындагы зур  фаҗига белән дә бәйле. Быел  Чернобыль  атом электр станциясе  һәлакәтенә  40 ел тула.  Бу көн халыкара радиация  һәлакәтләре һәм бәла-казалары корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. 1986 елның 26 апрелендә В. И. Ленин исемендәге Чернобыль атом электр станциясенең 4 блок реакторы шартлый. Бу фаҗига кешелеккә онытылмаслык зур зыян сала. Һәлакәтнең актив фазасы 10 тәүлеккә сузыла, реакторның йөзләрчә мең тонналы графит корылмасы яна. Атмосферага иксез-чиксез күләмдә радиоактив матдәләр күтәрелә. Болытка әйләнеп, алар Украина, Россия, Белоруссия һәм Европаның башка илләренә тарала. Чернобыль АЭС зонасында авария нәтиҗәләрен бетерүдә 600 меңгә якын кеше, шул исәптән  3,5 мең татарстанлы катнаша.

Шартлау вакытында 50 кеше һәлак булган дип исәпләнелә. Ә авариянең нәтиҗәләрен юкка чыгаручылар арасында нурланыштан үлүчеләр саны турында төгәл мәгълүмат юк. Радиация корбаннары 4000 кеше дип фаразлана. Районыбыздан Чернобыль атом электр станциясе  һәм тарихтагы шомлы фаҗигаларның  тагын берсе -  1957 елда Чиләбе өлкәсенең  «Маяк» җитештерү берләшмәсендә  булган  көчле шартлау нәтиҗәләрен бетерүдә барлыгы 19 кеше катнашкан.  Бүген районыбызда техноген зоналарда булган  13 кеше исәпләнә, шул исәптән  радиация куркынычы янаган подразделениеда хезмәт иткән бер кеше, радиациягә каршы көрәшкәннәрнең ике  тол хатыны яши. Социаль яклау идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, чернобыльче буларак ташламалардан 7 кеше файдалана. Әлеге тарихтагы кара дата уңаеннан мәгариф учреждениеләрендә  сыйныф сәгатьләре уза, кешелеккә зур зыян салган әлеге һәлакәттә катнашучыларның батырлыгы, истәлекләре барлана. Үзләренең сәламәтлекләре бәрабәренә җәмгыятькә кил­гән зур бәлага каршы фидакарьлек үрнәге күр­сәткәннәргә хөрмәтләү чаралары оештырыла.

Фото: Ясалма фәһем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев