Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Диңгезчеләр бәйрәм итте

Кызынып кына йөрмәгәннәр

Ел саен июль аеның соңгы якшәмбесе Хәрби-диңгез флоты көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне диңгезчеләр адресына хөрмәт сүзләре яңгырый, тантаналар үтә. Флотта хезмәт итү егетләр өчен элек-электән дәрәҗәле саналган. Бескозыркаларындагы тасмаларын җилфердәтеп хәрби хезмәттән кайтып төшкән диңгезчеләргә игътибар бүген дә зур. Аларга барыбыз да борылып карый.

Узган якшәмбедә Казанда Хәрби-диңгез флоты көне уңаеннан "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Татарстан бүлеге теләктәшлегендә үткән чарада безнең районнан хәрби-диңгез флотында хезмәт иткән ветераннар оешмасы рәисе И.Галиев, Сабадан Ренат Вилданов, Рәис Әхмәтшин, Иске Икшермәдән Андрей Петров, Илнур Дәүлиев катнашты.

Сабалы диңгезчеләр исә үзләренең традицион очрашуларын республика хәрби комиссариатының район бүлеге бинасы янына җыелудан башладылар. Бәйрәмнәрен билгеләп үтәргә төрле елларда флотта хезмәт иткән ир-егетләр килде. Мәсәлән, Калининград өлкәсенең Черняховск шәһәрендә (Балтыйк флоты) хәрби бурычын үтәгән Марсель Хөснуллинның кайтканына әле бер генә ай булып чыкты. Диңгез пехотасында хезмәт иткән Зөлфәт Заһидуллинның да район флот ветераннары сафына кушылганына икенче ел гына икән. Ә менә 1984-1987 елларда Тын океан флотындагы "Таллинн" кораблендә дулкыннар ярган Илнур Шәмсевәлиевны чын мәгънәсендә диңгезче-ветеран дияргә мөмкин. Ул асты көймәләренә каршы зур корабльдә (БПК) үз портына кайтмыйча 9 ай йөзгән, Мапутуда (Мозамбик), Массауада (Эфиопия), Вонсанда (Төньяк Корея), Джибутида булган. "Ул чагында Америка белән вәзгыять киеренке иде. Кызынып кына йөрмәдек, Ватанны саклаучыларның максаты сугышны булдырмау. Флот шул бурычны үтәде",- ди И.Шәмсевәлиев.

Илнур әйткәнчә, хәзер "Таллинн" корабле юк инде, 1997 елда Һиндстанга металл ватыгы итеп җибәрелгән. Әйе, СССР таркалу флотка зур зыян китерде: корабльләр һәм базалар саны кискен кимеде, төзелгәненә быел 80 ел тулган Тын океан флоты хәзер Япониянекеннән дә калыша. Инде Кытай флоты да куәте ягыннан безне узып китте, үкчәбезгә Һиндстан басып килә. Уннан артык авиайөрткечле АКШ флоты белән чагыштыру исә бөтенләй урынсыз.

Менә шундый көчләр кимүе шартларында Хәрби диңгез флоты алдында бик күп бурычлар тора. Һәм аларны нәтиҗәле хәл итүгә районыбыз егетләре дә өлеш кертә. Республика хәрби комиссариатының район бүлеге начальнигы Фәнис Закировның әйтүенә караганда, былгы язгы чакырылышта да 9 егет Хәрби-диңгез флотына хезмәткә алынган. Алар үз бурычларын командирлары кушканча үтиләр. Районыбызда су асты көймәләрендә йөзүчеләр дә, Россиянең бердәнбер авиайөртүче крейсеры - "Адмирал Кузнецов" та хезмәт иткән егетләр дә байтак. Саба кадет-интернат мәктәбендә ачылган хәрби-диңгез флоты музее да райондашларыбыз турында күпне сөйли.

Ф.Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Диңгезчеләр бәйрәме