Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Эш батыры – ил батыры

Гадәт буенча, көзге кыр эшләре төгәлләнгән соң, аграр тармак хезмәтчәннәрен хөрмәтләү тантаналары үткәрелә.

Узган атнада район мәдәният йортында авыл хуҗалыгы өлкәсендә зур казанышларга ирешкән хезмәт батырларын котладылар. Районыбыз игенчеләренең агымдагы елдагы эшчәнлекләренә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Г.Хәсәншин йомгак ясады. Аның чыгышыннан күренгәнчә, район буенча бөртекле культуралардан 32,9 центнер уңыш җыйнап алынган, ә аерым хуҗалыкларда гектар чыгышы 35 центнердан арткан. Ә 71 мең тонна сенаж әзерләү республика күләмендә иң югары күрсәткеч булган. "Авыл хуҗалыгы эшләрендә югары күрсәткечләргә ирешкән механизаторларга чын күңелдән рәхмәт сүзләремне җиткерәсе килә",- диде Г.Хәсәншин. Саба игенчеләренә рәхмәт сүзләрен тантанага килгән Татарстан Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары М.Нуретдинов та ирештерде. (Язманы тулысынча "Саба таңнары" газетыннан укый аласыз).

Ф.Мәүлетов.

Н.Дәүләтов фотосы.

"Уныш" бэйрэме тантанасын алып баручылар.

Район авыл хужалыгы хэм азык-толек идарэсе начальнигы Гафур Шэйхулла улы Хэсэншин.

Кыр батырлары бер-бер артлы сэхнэгэ кутэрелде.

Авыл хужалыгы унганнары тэбриклэнэ.

Дан сезгэ, хормэтле авыл хужалыгы хезмэтчэннэре!

Икмэк булса жыр да була!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев