Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Эшкә – ярминкә аша

Соңгы елларда яшәешебездә эшкә ваканция ярминкәсе аша урнаштым дигән сүз килеп керде.

Ул елга берничә тапкыр Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсезләр исәбендә торучыларны эш бирүче оешма-учреждение җитәкчеләре белән очраштыру максатыннан оештырыла. Шушы көннәрдә булып узган ваканция ярминкәсен үзәк начальнигы Данис Габдерахманов ачты. Халыкчан итеп әйтсәк, хезмәт биржасында исәптә торуның гомуми таләпләре белән таныштырды. Аеруча үзәктән пособия алып, "шабашкада" эшләүчеләр адресына карата фикерен үтемле итеп җиткерде. Аның фикерен Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илнур Котдусов тагын да тулыландырып, хезмәт базарының шартларына тукталды.

Ваканция ярминкәсендә "Диляра-строй", район кулланучылар җәмгыятенең "Аш-су", "ВАМИН-Саба", "Керамика", "Феникс", "Саба суы", Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе, "ПМК-159", "Алтын Саба-М", "Битопром" җәмгыятьләре, "Мөхәммәтшин" крестьян (фермер) хуҗалыгы, "Ак Барс" иминиятләштерү компаниясе, шәхси эшмәкәрләр Ф.Хурамшин, Н.Хәсәнов хезмәт урыннары тәкъдим иттеләр. Эшсезләр исәбендә торучы 37 кеше эшкә урнашырга теләк белдереп, анкеталарын калдырдылар.

- Бу кешеләр ярминкәдә тәкъдим ителгән хезмәт урынына иртәгедән эшкә урнашырлар дигән йөз процент гарантия биреп булмый. Кайберәүләр биржада исәптә торуның вакытлы гына булуын, төпле эшкә урнашырга кирәклеген исләреннән чыгарып җибәрәләр,- диде Данис Габдерахманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X