Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фәнсөярләрне район башлыгы Рәис Миңнеханов тәбрикләде

Быел инде 16 тапкыр уздырылучы традицион чараны үткәрү урыны да үзгәргән иде: фәнсөярләрне Шәмәрдән лицеена җыйдылар. Агымдагы уку елында районыбыз мәктәпләре фәнсөярләре республика олимпиадалары сынауларын уңышлы үтеп, Бөтенроссия күләмендә - 6, рес­публикада 12 призлы урын яулаганнар. Аларны - Гөлинә Дәүләтшина, Айзат Иксанов, Айназ Дәүлиев, Манижа Камолова, Алсу Галимова, Гүзәл Абдуллина,...

Быел инде 16 тапкыр уздырылучы традицион чараны үткәрү урыны да үзгәргән иде: фәнсөярләрне Шәмәрдән лицеена җыйдылар.

Агымдагы уку елында районыбыз мәктәпләре фәнсөярләре республика олимпиадалары сынауларын уңышлы үтеп, Бөтенроссия күләмендә - 6, рес­публикада 12 призлы урын яулаганнар. Аларны - Гөлинә Дәүләтшина, Айзат Иксанов, Айназ Дәүлиев, Манижа Камолова, Алсу Галимова, Гүзәл Абдуллина, Нурия Нургалиева, (гимназия), Регина Латыйпова, Айсинә Исмәгыйлева, Анастасия Григорьева (Шәмәрдән), Рамилә Талипова (Лесхоз), Зөлфия Балтачова (Явлаштау), Аделина Никитина, (Иштуган), Салават Мөхәммәтгалиев (Олы Шыңар), Гөлфинә Тимергалиева (Эзмә), Айдар Мусин (Завод-Нырты), Илзирә Газизованы (кадет мәктәбе) сәхнәгә укытучылары һәм әти-әниләре белән чакырып тәбрикләделәр. Иң югары уңышка IX сыйныф укучысы Гөлинә ирешкән, рус теленнән - 1нче, әдәбияттан 2нче урын алган. "Гөлинәгә бүген 14 мең сумнан артык акча бирелде, әмма аның хезмәтен бәяләп бетереп булмый, бәлки ул миллионнар белән исәпләнәдер. Барыбыз да белә: белемне беркайчан да сатып алып булмый, ул фәкать тырышлык белән генә килә", - диде район башлыгы кызга Грамота һәм премия тапшырып. Сәләтлеләргә игътибар булуы турында олимпиада призерларын һәм укытучыларын кызыксындыру өчен җирле бюджеттан бер миллион сумга якын акча бүленүе ачык сөйли. Хакимият "Ломоносов" исемендәге Бөтенроссия олимпиадасының интернет-турында катнашып призер булуга ирешкән Саба гимназиясенең X сыйныф укучысы Айзилә Бәгъдануровага Мәскәүгә бәйгегә барырга да ярдәм иткән. Айзилә барлык укучылар исеменнән сүз алып, кайгыртучанлыгы өчен Рәис Миңнехановка рәхмәт әйтте.

(Язманы тулырак газетадан укый аласыз).

Фәнил Мәүлетов.

Нурхан Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: олимпиада