Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фураж онын алыштыра

Район хуҗалыкларында савым сыерларның баш саннары 6500гә җиткерелде.

Шуның 900 башы "Алтын Саба-М" җәмгыятенә туры килә. Сөтчелек комплексындагы шушы кадәр "сөтбикә"дән тотрыклы продукция алып, кышлатып чыгару өчен хуҗалык төрле алымнар эзли. Биредә траншеяга салынган сенаж массасының күләме 10 мең тоннага якынлашып килә. 350 тонна печән әзерләнде. Елның коры килүе бөртекле культуралардан планлаштырылган уңышны алырга мөмкинлек бирмәве, терлекчелекне фураж оны белән тәэмин итү мәсьәләсе җитәкчелекне уйланырга, эзләнергә мәҗбүр итә.

Шушы максатны күздә тотып, "Алтын Саба-М" җәмгыятендә Казанның "КАМП" җәмгыяте диллерлары ашлык сыттыра торган Финляндиядә җитештерелгән "MURSKA" агрегаты урнаштырдылар. Сәгатенә 20 тонна ашлык сыттыра торган яңа агрегатны эшләтеп җибәрүдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек бүлеге киңәшчесе Васыйл Кәбиров катнашты. Баш белгеч басудан ындыр табагына кайтарылган арпаның махсус прибор белән дымлылыгын тикшерде. Агрегат аша иң югары сыйфатлы азык ашлыкның дымлылыгы 35-40 процентта әзерләнүен аңлатты. Сыттырылган бөртекнең үзләштерелүен яхшырту өчен кушыла торган консервант дозасын, дымлылыгына карап, агрегатның компьютеры үзе көйли. Агрегат бөртекле культураларның барысын да сыттыра.

Хуҗалыкта хәзерге вакытта ындыр табагына Шекше бүлекчәсе ягындагы басулардан "ДОН-1500" һәм "Акрос" комбайнчылары Айдар Нурисламов, Илһам Галиев һәм Фиргат Ибраһимов суктырган арпа кайтарыла. Җәмгыять җитәкчесе Вәсилә Нотфуллина: "Сыттырылган азык фураж онын алыштырыр, үзен аклар дип өметләнәбез. Чыгымы да аз, электр энергиясе тотылмый, чистартасы, "КЗС"ларда киптерәсе, тегермәндә тарттырасы юк. Мексер белән туратылып таратыла торган сенажга кушыла торган концентрат азыкның 80 процентын сыттырылган азык алыштырачак. Чит илләрдә күптәннән шушы алым кулланыла",- дип, игътибарны 170 тонна азык сыйдырышлы, халык телендә "колбаса" дип аталучы пленкаларга юнәлдерде.

"МТЗ-82" тракторына тагылган "MURSKA" агрегатын Рифнур Шиһабиев белән Вахит Гыйләҗиев идарә итә. Ашлыкны "КОН-10" агрегаты белән Илгиз Фәхретдинов төйи. Иң мөһиме, алдынгы технологиягә нигезләнгән агрегаттан җитештерүчән файдалану өчен механизатор кадрлар белән тәэмин ителгән.

Хуҗалыкта хәзерге вакытта ындыр табагына 1100 центнер арпа кайтты, шуның 900 центнеры сыттырылып, пленка "колбаса"ларга автомат тутырылды. Хуҗалыкта бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралардан барлыгы 17000 центнер сыттырылган азык әзерләү планлаштырыла. "Арпа, арыш, бодай гына түгел, кукуруз чәкәне бөртеге дә кулланылачак",- диләр. "Алтын Саба-М" җәмгыятендә аз чыгымлы, югары сыйфатлы азык әзерләү өчен "MURSKA" агрегатыннан җитештерүчән файдалануда игенче-механизаторлар вакыт белән исәпләшмиләр.

Г.Галимуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сыттырылган арпа