Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Гомеркәйнең алтын мизгеле

Быел әлеге чара узган шимбәдә "Гомеркәйнең алтын мизгеле" дигән исем астында унынчы тапкырын үткәрелде.

Районыбызда Халыкара өлкәннәр көнендә алтын туйларын билгеләп үтүче парларны мәдәният йортына чакырып хөрмәтләү күркәм гадәткә әйләнде. Быел әлеге чара узган шимбәдә "Гомеркәйнең алтын мизгеле" дигән исем астында унынчы тапкырын үткәрелде. Ә илебездә шушы тантанага этәргеч биргән Өлкәннәр көненең билгеләп үтелә башлаганына 20 ел тулды. Кыскасы, түгәрәк даталы, шатлыклы бәйрәм булды ул. Иң элек фойеда ЗАГС бүлеге мөдире З.Әхмәтшина тантаналы шартларда 50 ел тигезлектә гомер кичергән парларның "алтын" никахларын теркәде. Илле ел бергә яшәүчеләр белән мәдәният йорты сәхнәсе тулса, залда шушы иң газиз кешеләрен чәчәкләргә күмәргә әзер балаларына, оныкларына хәтта урыннар да җитмәде. Кичәгә буыннар арасындагы бәйләнешләрне ныгыту максатында XI сыйныф һәм кадет мәктәбе укучылары да чакырылган иде. Әлбәттә, юбилярлар мактаулы хезмәт юлы оешма-предприятие җитәкчеләре дә биредә. Кызыксынып китеп, кулына чәчәк бәйләмнәре тоткан ханымнан: "Сезнең әти-әнинең дә алтын туйларымы әллә?"- дип сорыйм. "Юк шул, инде әнинең вафатына да җиде ел булды",- җавап кайтарды ул моңсу гына. Ни кызганыч, пар канатлар булып ярты гасыр бергә яшәргә һәркемгә дә язмаган шул. Районыбызда 1961 елда 300гә якын гаилә барлыкка килгән булган. Шулардан районда яшәүче һәм алтын туйларын билгеләп үткән 65 парның кичәгә 51е генә килә алган иде. Юбилярларның залда утыручы балалары әти-әниләренең исән-сау булулары белән икеләтә бәхетле. Шушы тигезлекнең кадерен белергә генә кала. Менә ул бәхетле парлар: Йосыф-Аланнан Флера һәм Гыймран Сафиннар, Хаҗәр һәм Хадил Хәлиулллиннар, Галия һәм Гыйльметдин Нуретдиновлар, Юлбаттан Нурия һәм Сәетгали Рәхмәтуллиннар, Олы Шыңар авыл җирлегеннән Миңнесәвия һәм Васил Сабировлар, Факихә һәм Хәбир Гайнановлар, Әлфинур һәм Госман Гайнуллиннар, Наилә һәм Рәфыйк Шакировлар, Тәнзилә һәм Нурияздан Галиевлар, Мөсәвәрә һәм Хәйдәр Закировлар, Мөсәвәрә һәм Мансур Сәхиповлар, Вәзиха һәм Җәмил Нурмиевлар, Иске Мичәннән Равилә һәм Рим Гатауллиннар, Иләбәрдән Гөлчирә һәм Сәетнур Гыйльмановлар, Пүкәлдән Мәрьям һәм Миннәхмәт Рамазановлар, Шекшедән Хаҗирә һәм Хәнип Хафизовлар, Йөзлебикә һәм Рамазан Хәйретдиновлар, Мамалайдан Наҗия һәм Нургаян Нурсәетовлар, Хәния һәм Илдус Гәрәевлар, Тимершыктан Миңненур һәм Миннерасыйм Биктимеровлар, Кызыл Мишәдән Факия һәм Галихан Зариповлар, Мәфкәрия һәм Наил Гыйниятуллиннар, Клара һәм Фәүҗәтелислам Нәгъмәтҗановлар, Миңгәрдән Эльмира һәм Ренат Камаловлар, Олы Кибәчедән Миңнниса һәм Мөхәммәтгали Баһмановлар, Маһинур һәм Әгъләмша Хәсәншиннар, Байлар Сабасыннан Хәтимә һәм Мәҗит Дәминовлар, Рафига һәм Рөстәм Нәҗметдиновлар, Дамира һәм Габделбәр Вәлиевлар, Тамара Дәүләтшина һәм Раузит Зарипов, Түбән Шытсудан Гыйльминур Марсель Муллахмәтовлар, Гамбәрия һәм Габделәхәт Габдерәкыйповлар, Нурлыбанат һәм Шамил Хәсәншиннар, Елыштан Фильзия һәм Гомәр Миңннебаевлар, Югары Шытсудан Бибинур һәм Сабирҗан Гыйлемхановлар, Көектән Сания һәм Данир Нурмөхәммәтовлар, Туктардан Кадрия һәм Нуретдин Рәфыйковлар, Мәртеннән Рәхилә һәм Рәис Шәрәповлар, Лесхоздан Мәфрүзә һәм Равил Фәсхетдиновлар, Сабабаштан Җүәйрә һәм Василий Нәбиуллиннар, Шәмәрдәннән Әнвәр һәм Василий Васильевлар, Рауза һәм Мансур Усмановлар, Рәйсә һәм Хәмис Рәхимовлар, Рәкыя һәм Рафаэль Минһаҗевлар, Алан-Елгадан Нурия һәм Мөхтәзир Әхәтовлар, Сатыштан Әлфия һәм Шамил Фәтхерахмановлар, Гөлсинә һәм Алтынбай Вәлиевлар, Сабайдан Суфия һәм Фәһметдин Фәйзриевлар, Чәбки-Сабадан Нурия һәм Сөләйман Габдерахмановлар, Татар Икшермәсеннән Рәшидә һәм Хаҗип Нәзировлар, Аккүл-Бигәнәйдән Нәзирә һәм Нурулла Һадиевлар. Ә Олы Арташтан инде 59 ел бергә матур гомер кичергән Зәйтүнә һәм Динислам Әхмәтвәлиевларны кичәгә яңа гына яшьлек туйларын билгеләп үткән парлар белән аралаштыру өчен чакырганнар иде. Саба муниципаль районы башлыгы Р.Миңнеханов барлык өлкәннәргә ихлас котлау сүзләре җиткереп, Зәйтүнә апаның иңенә ак шәл салды, Динислам абыйга түбәтәй кидертте. Ветеран үз чиратында, бәхетле булуларын теләп, яңа өйләнешкән Гөлназ белән Данил Мөхәммәдиевларга коръән китабы тапшырды. Кичәдә катнашучы барлык өлкәннәрне Татарстан Президенты Р.Миңнеханов исеменнән "Росприроднадзор"ның Татарстан идарәсе җитәкчесе Ф.Хәйретдинов та тәбрикләде.

Кичәне алып баручылар алтын парларның иң күркәм сыйфатларын санап, катлаулы да, соклангыч та булган тормыш юллары турында сөйләделәр, ихтирам-хөрмәт хисләрен җиткерделәр. Аларның күбесенә берләштергән уртак сыйфатның берсе - күп балалы гаилә булып танылу. "Ана даны" медале белән бүләкләнүчеләр да байтак. Районыбызда инде аларның саны йөздән арткан. Бәйрәм кичәсе "Ана даны" медале тагын бер анага - Сатыштан Дурсун Моратниязовага тапшырылуы белән дә истәлекле булды. Районыбыз үзешчәннәре өлкәннәрнең күңеленә хуш килерлек җырлар башкардылар. Ветераннар үзләре дә сәнгатьне үз итүләрен күрсәттеләр. Оеттан Рәфыйк абый Шакиров кулына гармун алса, Көектән Данир абый бер җилкенеп биегәне өчен алкышланды.

Кичәдә өлкәннәр исеменнән Рим Гатауллин сөйләсә, алтын парларның балалары исеменнән чыгыш ясау өчен сүз Илмира Гайнуллинага бирелде. Аннары залда утыручылар бердәм рәвештә сәхнәгә күтәрелеп, үзләренең газизләрен, элеккеге хезмәттәшләрен чәчәкләргә күмделәр.

Шул ук көнне район җитәкчеләре Өлкәннәр көне уңаеннан хөрмәтләүләрне Лесхоз картлар-инвалидлар йортында һәм Шәмәрдән тернәкләндерү үзәгендә дә дәвам иттеләр.

Ф.Мәүлетов.

Н.Дәүләтов фотосурәтләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X