Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Грантка кадәр отканнар

Сәләтле укучылар шөреп бору җайланмасын файдаланып тузансуырткычка кадәр ясый. Максатлары - көндәлек тормышны уңайландыру өчен үзләреннән өлеш кертү.

"Балалар белән бергәләп уйлыйбыз, интернеттан да эзләнәбез, тик файдаланабыз дип әйтә алмыйм, безгә бит уйлап табарга кирәк, яңалык булуы мөһим, шуңа күрә үзебез уйлап табарга тырышабыз", - ди хезмәт дәресләре укытучысы Альберт Мәрданов.

Уйлаган әйбер беренче ясауда гына килеп чыкмый, әллә ничә кабат сүтеп җыярга да туры килә икән. Тимер-томырны бер-берсенә ябыштырып, ялгап кына эш бетми, җан өрергә кирәк шул, күңел җылыңны кушып эшләгәндә генә син уйлаганча килеп чыга. Чыннан да, моның шулай икәнлегенә укучыларның яңалыкларын күр­гәч инандым. Сатыш мәктәбе егетләре ниләр генә уйлап тапмаган һәм ясамаган. Хезмәт дәресләрендә, түгәрәкләрдә агачтан, тимер яки калайдан төрле кирәк-ярак ясаудан тыш, чын-чынлап уйлап тапкан беренче җайланма - йон эрләү машинасы. Аның авторлары инде мәктәп тәмамлаган. Хәзерге вакытта укуларын дәвам итүчеләр исә өч төрле тузансуырткыч ясаганнар. Шундыйларның бер­сенең двигатель ролен "шуруповерт" үти. Кысалары өчен калай кисәкләре файдаланылган. Нәтиҗәдә остаханә өстәлендәге чүпне җыярга бер дигән җайланма. Сатыш мәктәбе укучылары 2008 елда эшләнгән "Цик­лон» тузансуырткычының "йөрәге" - тегермән двигателе. Аның белән идәндәге агач, тимер чүпләрен җыеп һәм, су салсаң, юдырып та бара. Икенче модельне "Тайфун" дип исемләгәннәр. Анысының да технологиясе "Циклон"га охшаган, тик җыйнаклыгы белән аерыла. Остаханәдә куллану өчен уйлап табылган тагын да уңайлы "Универсал" җайланмасы белән тактадан фигуралар ясарга, агач кырырга, кайрарга, шомартырта һәм тишәргә дә була. Чүбе дә читкә чыкмый, шунда ук махсус урынга җыелып бара.

(Дәвамын газетадан укый аласыз)

Замирә Сәмигуллина.

Нурхан Дәүләтов фотосы6

Рәсемдә: остаз Альберт Мәр­­данов укучылары Нияз Мәгъ­сумов һәм Рузил Юмаев белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сатыш