Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хезмәт тудырган хөрмәт

Икмәк игенче-механизаторларның тырыш хезмәте белән тудырыла. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан республикада һәм районда алдынгыларны хөрмәтләү матур традиция булып дәвам итә.

16 октябрь көнне "Чулпан" кафесында узган тантананы район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин ачты. "Елның игенчелек тармагына уңайсыз килүенә карамастан, игенче-механизаторларның, җитәкчеләрнең, белгечләрнең хезмәте-тырышлыгы белән терлекләрне кышлатып чыгарлык азык һәм фураж запасы тупланды. Дөрес, быел зур күрсәткечләр белән мактана алмыйбыз, планлаштырган уңышны алырга һава шартлары мөмкинлек бирмәде. Югыйсә барлык агротехник чаралар технология таләпләренә китерелеп үткәрелеп, туфрак ашланып, гектардан уртача 30 центнердан ким булмаган уңышка исәпләнелгән иде. Ул кадәр уңышны җыйнап ала алмасак та, хуҗалыкларда ун мең центнердан артык ашлык суктырган комбайнчылар, ун мең тонна ашлык ташыган шоферларыбыз бар. Бүген бу залга үз эшен намус белән башкарып, иң югары хезмәт нәтиҗәләренә ирешкән комбайнчылар, шоферлар чакырылды",- диде.

Тантанада катнашучы хезмәт алдынгыларын бүләкләү өчен сүз Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнехановка бирелде. Район башлыгы тәбрикләү сүзен җир кешеләренә ихлас рәхмәтен җиткерүдән башлады.

Г. Галимуллина.

Н.Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев