Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хөрмәтле сабалылар, районыбыз кунаклары!

Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнехановның Яңа ел котлавы

Сезне чын күңелдән якынлашып килүче яңа 2013 ел белән котлыйм. Яңа елны барыбыз да яратып һәм көтеп алабыз. Узып баручы ел сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен генә түгел, район халкы өчен дә уңышлы булды. 2012 елда башкарылган эш-гамәлләребезгә йомгак ясасак, күркәм эш нәтиҗәләребез, район үсешенә зур өлеш керткән хезмәт алдынгыларыбыз аз түгел. Кайбер тармакларда күрсәткечләр бәлки без теләгәнчә үк тә түгелдер. Шулай да дистәләгән йортларның, биналарның сафка басуы, кибетләр, халыкка хезмәт күрсәтүче объектларның ачылуы, һөнәрчелек һәм эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр сафының ишәюе, халыкның тормыш дәрәҗәсе яхшыруы районыбызның уңай үзгәрешләргә юл тотуы хакында сөйли. Узып киткән елда иң куанычлысы - балалар тууының артуы. Гаиләләрдә сабыйлар аваз сала икән, димәк, дәвамчыларыбыз бар.

Авыл хуҗалыгына табигать шартлары кыенлыклар китерсә дә, әлеге тармакта эшләүчеләр зур сабырлык күрсәтеп, игенчелек һәм терлекчелек продукцияләре җитештерүне, ил табынын баетуны дәвам итә. Терлекчеләрнең, игенчеләрнең хезмәтен җиңеләйтү максатыннан яңа технологияләр кулланышка кертелә. Әле шушы көннәрдә генә "Мөхәммәтшин" крестьян-фермер хуҗалыгында робот белән җиһазландырылган яңа ферма ачылды. Мондый ферма "Кызыл Мишә" хуҗалыгында эшләп килә иде инде, киләсе елга тагын ике хуҗалыкта ачу планлаштырыла. Киләсе елда эшли башлаячак 2700 башка исәпләнгән кәҗә фермасы да районыбыз халкына яңа төр продукция тәкъдим итәчәк. "2010-2012 елларда Республикада гаилә фермаларын үстерү" программасы нигезендә соңгы өч елда 26 гаилә үз эшен башлады. Алар арасында ат, сыер тоту, кортчылык белән шөгыльләнүчеләр бар.

Төзүчеләребез заман таләпләренә туры килерлек, югары зәвык белән төзелгән яңа объектлар, торак йортлар сафка бастырдылар. 150дән артык гаилә яңа йортларга, фатирларга күченеп, өй туйлары уздырды. "Авыл клублары" программасы кысаларында Кече Кибәче авылында спорт-мәдәни үзәге һәм модульле фельдшер-акушерлык пункты сафка басты. Шәмәрдәндә һәм район мәдәният йортларында зур күләмдә төзекләндерү эшләре алып барылды. Оет авылында балалар бакчасы, башлангыч мәктәп һәм клубны берләштергән комплекс төзелә башлады. Урман хуҗалыгында да зур төзелешләр бара. Лесхоз бистәсендә төзелгән орлыкчылык-селекция үзәге продукциясен республикага гына түгел, Россия күләмендә дә таныта алды. Шулай ук биредә яңа технология белән агач эшкәртү, ягулык чималы эшләп чыгаручы объектлар төзелә.

Районда авыруларны дәвалау шартларын яхшырту максатыннан даими рәвештә эш алып барыла. Үзәк хастаханәдә клиник-диагностика лабораториясе һәм стоматология поликлиникасы төзелә, томография кабинеты ачу күздә тотыла. Иштуган, Миңгәр, Яңа Мичән, Керәнне, Югары Шытсу, Олыяз, Югары Симет, Шекше, Аккүл Бигәнәй авылларында фельдшер-акушерлык пунктлары яңартылды.

Яңалыкка омтылучан, заманча карашлы укытучылар тырышлыгы белән мәгариф өлкәсендә яңадан-яңа үрләр яулана. Инновацияле технологияләр буенча грант алуда катнашкан районыбыз педагоглары да уңышка ирешеп килә. Белем учаклары заманча җиһазландырыла, ремонт һәм төзелеш эшләре башкарыла. Тимершык авылында урта мәктәп белән бергә балалар бакчасы төзелеп килә. Түбән Утар, Урта Нырты, Ике басу Арташ, Татар Икшермәсе авылларында балалар бакчалары шушы көннәрдә файдалануга тапшырылыр дип көтелә. Иләбәр авылындагы мәктәп бинасы яңартылып, бакча балаларына әзерләнә. Саба гимназиясе, Икшермә, Иштуган, Олы Арташ урта мәктәбе һәм күп кенә балалар бакчалары, төзекләндерелеп, өстәмә җиһазландырылды.

Мәдәният өлкәсендә дә уңышларыбыз байтак. Районыбызның сәнгать җанлы егет-кызлары республика күләмендә генә түгел, Россия дәрәҗәсендә дә үзләрен танытып килә. Район халкының да мәдәни ялын оештыруга зур игътибар бирелә.

Авылны рухи яктан торгызу да иң төп бурычларның берсе. Бу яктан рухи үсешкә хезмәт итүче объектларының булуы зур рольне уйный. Мәсәлән, Байлар Сабасында тагын бер мәчеткә нигез салынды.

2013 ел республикабызда Бөтендөнья универсиадасы узуы белән тарихка кереп калачак. Районыбыз халкы турыдан-туры анда катнашмаса да, йөрәгебез белән анда булачакбыз. Райондашларыбызның күбесе, кече яшьтән башлап ветераннарга кадәр, спортка тартыла. Спортчыларыбыз республика, ил күләмендә ярышларда катнашып, яңадан-яңа уңышларга ирешәләр. Күпме чемпионнарыбыз, спорт мастерларыбыз бар, алар яшь спортчылар тәрбияләүгә дә үзләреннән лаеклы өлеш кертәләр. Тормышыбызга яңадан-яңа спорт төрләре үтеп керә. Спорт объектлары төзелеше дә шуларны күздә тотып башкарыла. Бүгенге көндә стендлы ату комплексы, ат ярышлары уздыру өчен ипподром төзелә. Тау чаңгысы һәм роллерлы чаңгы трассасы булдыруда эш алып барыла. Спортчыларның гына түгел, барлык район халкының да кызыксынуын тойган хәлдә спорт объектларына игътибар бирелә.

Районыбызда тагын да яхшырак эшләү һәм яшәү өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Киләсе елда да булган эш урыннарын саклап, яңаларын булдырып, алдынгылыкны кулдан ычкындырмас өчен һәрберебездән зур тырышлык, иҗади хезмәт таләп ителә. Яңа ел бусагасында торганда, һәркем шул турыда уйлансын, үз алдына реаль бурычлар куйсын иде.

Кадерле райондашлар! Яңа елга һәрберебез изге теләкләр, яңа өметләр белән аяк атлый. Уй-хыялларыгыз тормышка ашсын, яңа 2013 ел һәр гаиләгә тынычлык, иминлек, яңа уңышлар, шатлык-сөенечләр генә алып килсен. Гаиләләрне сөендереп сабыйлар аваз салсын, исәнлек-саулык, тазалык-байлык барыгызга да! Яңа ел белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев