Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җиңүчеләрне Лесхозда бүләкләделәр

Кичә Лесхоз бистәсенә Бөтенроссия "Подрост" урман конкурсында катнашучыларны бүләкләү тантанасы булды.

Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы һәм Мәгариф буенча федераль агентлык тарафыннан гамәлгә куелган яшүсмерләр әлеге конкурс 2004 елдан башлап үткәрелә. Аның максаты - гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларны урман экосистемаларын һәм табигатьне саклау буенча практик эшчәнлеккә өйрәнү эшенә җәлеп итү, урман экологиясе буенча белемнәрне баету, урман хуҗалыгы серләренә, урманны яклау ысулларына, урманнарны торгызу алымнарына төшенү. Бәйгедә башлангыч һәм урта һөнәри һәм өстәмә белем бирү оешмаларыннан 14-18 яшьтәге укучылар, урман хуҗалыгы һәм табигатьне саклау оешмалары белгечләре катнаша. Быелгы бәйге аеруча масштаблы булды: 15 ай көнне Казанга Россиянең 43 төбәгеннән читтән торып оештырылган этапларның 85 финалисты килгән иде. Аларның "Урман белеме һәм урманчылык", "Урман җәнлекләре экологиясе", "Урман үсемлекләре экологиясе", "Практик табигатьне саклау эшчәнлеге", "Мәгарифне модернизацияләү шартларында мәктәп лесничестволары" номинацияләре буенча әзерләгән докладларына, презентацияләренә таләпчән танылган галимнәр-урманчылардан төзелгән жюри бәя бирде. Ә җиңүчеләрне бүләкләү өчен республика урманчыларының мәркәзе саналган Лесхоз бистәсе сайланган иде. Сабантуйлар үткәрелгән мәйданда 2,5 сәгать дәвамында фанфаралар тавышы тынып тормады. Яшь урманчыларны район хореография түгәрәгенә йөрүчеләр сәламләде.

Конкурсның статс-сәркатибе - урман хуҗалыгы федераль агентлыгы А.Панфилов үзенең чыгышында әйткәнчә, конкурста җиңелүчеләр булмаган, ул көнне Лесхозга килүчеләр барысы да җиңүче исеме һәм Саба урман хуҗалыгы тәҗрибәсе, биредә кулланышка кергән дөньякүләм дәрәҗәдәге технологияләр белән танышып китте. Шулай итеп, Лесхоз бистәсе ил күләмендә булачак урманчылар алдында да танылу алды. А.Панфилов иң элек "Подрост" конкурсын оештыруга һәм үткәрүгә булышлык күрсәткәннәре өчен Саба муниципаль районы башлыгы Р.Миңнеханов һәм урман хуҗалыгы директоры В.Гыйззәтуллинга федераль урман хуҗалыгы җитәкчесе В.Маслюковның Рәхмәт хатын тапшырды. Бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләүдә жюри рәисе - Россия урманчылары ширкәте президенты, авыл хуҗалыгы фәннәре академигы А.Писаренко, республика урман хуҗалыгы министры Н.Мәһдиев катнашты. Призерларның исем-фамилияләре әйтелгәндә Россиянең Архангельск өлкәсенннән алып Саха Республикасына кадәр күпләгән субъектлары бәйгенең колачы турында ачык сөйли. Бүләкләр дә мулдан иде. Һәр номинациядә 3нче урыннарны алучыларга - 30ар мең, ә 1нче-2нче урыннар өчен 60ар мең сумлык сертификат бирелүе укучыларның хезмәтләре югары бәяләнүен күрсәтте. Кызыксындыру призлары - электрон китаплар, ноутбуклар, кесә телефоннары, планшет компьютерлар, фотоаппаратлар белән 36 укучы бүләкләнде. әвамын газетадан укый аласыз).

Ф.Мәүлетов.

Н.Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев