Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Игенче язга әзерләнә

Авыл кешесе элек-электән яз айларының уңай килүен теләп көтеп алган.

Кышка чанаңны җәйдән әзерлә дигәндәй, игенче-механизаторлар да тагылма авыл хуҗалыгы техникасын көзлектән ремонтларга керешәләр. Бу көннәрдә район хуҗалыкларының ремонт-техника остаханәләрендә 2012 ел уңышы өчен ныклы әзерлек эше алып барыла.

Соңгы елларда машина-трактор паркларын культуралаштыру уңаеннан күп тырышлык куелды. "Курсабаш", "Юлбат", "Шытсу", "Нырты" җәмгыятьләрендә зур мәйдан биләгән парклар кечерәйтелеп, тагылма авыл хуҗалыгы машиналары һәм металл ватыклары саклау зоналарына бүленделәр.

Көннәр язга авышкан саен, техника остаханәләрендә тимер тавышы ныграк яңгырый. "Курсабаш" җәмгыятендә хезмәт тиешле югарылыкта оештырылган. Иң мөһиме, ремонтчыларга тиешле эш шартлары тудырылган. Хезмәт урыннары җылы, чиста. Эш сәгатьләре иртәнге җидедән кичке дүрткә кадәр дәвам итә, ашханәдә тукланалар. Хезмәтне оештыруның уңай нәтиҗәсе буларак, өлкән механизатор Ринат Галимов һәм Рафис Хуҗиевларның оста куллары аша чәчкеч, культиватор, тырма агрегатлары, таккычлар ремонтланып, сыйфат комиссиясе тикшерүен узып, паркка урнаштырылганнар. Хәзер терлек азыгы әзерләү техникасы ремонты алып барыла. "Печәнне төргәкли торган "ПР-Ф-180" агрегатын сүтеп, яңадан җыябыз, шулай эшләмәгәндә, сыйфатын тулы гарантияләп булмый",- ди утыз елдан артык "ДТ-75" тракторында эшләгән Ринат үзенең эш тәҗрибәсеннән чыгып. Тырмалар ремонтын тимерче Фәнәвил Хәеров һәм механизатор Фәрит Фәтхиев башкарып чыкканнар.

Курсабашлылар техниканы сыйфатлы итеп ремонтлый беләләр. 2011 елда авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую буенча ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карары нигезендә үткәрелгән конкурста алар 1нче призга - 100 мең сум күләмендәге премиягә лаек булдылар.

2012 ел уңышына техниканы "Шытсу" җәмгыятендә дә Мөдәррис Хуҗиәхмәтов, Хафиз Низамиев, Марат Галимуллин һәм Расим Салихов кебек тәҗрибәле механизаторлар ремонтлый. Басуда үзләре эшлисе тагылма коралларның ныклыгы алар өчен бигрәк мөһим. "Мөхәммәтшин" крестьян (фермер) хуҗалыгында культиватор, чәчкечләр сафка бастырылган, тырма ремонты белән шөгыльләнәләр. "Олыяз", "Туган як" җәмгыятьләрендә, "Саба" җәмгыятенең "Тимершык", "Мичән", "Нырты" филиалларында да ремонт эше бара.

Тагылма коралларны ремонтлау белән беррәттән, тракторлар да язгы кыр эшләренә әзерләнә. 20 февральдән "Гостехнадзор"ның район инспекциясе хуҗалыкларда техник караулар үткәрә башлый.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру бүлеге киңәшчесе Раиф Харисов югарыда саналып үтелгән хуҗалыкларда булганда, хезмәтне оештыру һәм техника куркынычсызлыгы таләпләренең саклау буенча мисаллар китереп, киңәш-тәкъдимнәрен җиткерде.

Г.Галимуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев