Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Игеннәргә ут үрләмәсен

Районыбызда урып-жыю коры һава шартларында бара.

Шуңа күрә бу чорда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү дә зур әһәмияткә ия. Урып-җыю агрегатларыннан төшкән кечкенә генә очкын зур югалтуларга китерергә мөмкин. Мондый хәл килеп чыкмасын техника төзек, утсүндеречләр белән тәэмин ителгән булырга тиеш. Игеннәрне 50 гектардан артмаган мәйданнарга бүлеп урырга кирәк. Моның басуда рәт аралары 8 метрдан ким булмаган һәм шуның 4 метры сөрелгән участоклар ясала.

Салам рулоннарын эскертләгәндә түбәндәге таләпләрнең үтәлгән булуы шарт: электр линияләреннән - 15 метр, юлдан - 20, биналардан һәм корылмалардан 50 метр ераграк урнашкан булуы.

Ындыр табакларында ашлык эшкәрткәндә сертификацияләнмәгән ягулык куллану, температура контроле, факел сүнгәндә ягулык бирүне аеру приборлары ватык агрегатлар белән эшләү тыела. Тупас азык складларында эшләүче техника очкын сүндергечләр белән тәэмин ителгән булырга тиеш.

Терлекләргә тупас азык туплаганда шәхси хуҗалыкларда да янгын чыгу ихтималы арта. Ут афәтенә каршы көрәшү өчен торак пунктларда ирекле янгын сүндерүчеләрнең һәм җирле халыкның беренчел янгын сүндерү чаралары белән патрульлек итүен оештыру мөһим. Корылмалар, йортлар арасын тиз янып китүчән чүптән, корыган үләннәрдән вакытында арындырып торырга кирәк.

Янгын иминлеге мәсьәләләренә битараф карасак, күп көч түгеп үстерелгән яңа уңышны саклап калу мөмкин булмас, шуңа күрә һәркемннән зур уяулык сорала.

А.Галимуллин,

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының райондагы күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: игеннђр утта янмасын