Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Игътибар канатландыра

Инвалидлар декадасы

Беренче декабрьдән инвалидллар ункөнлеге игълан ителде. Район халыкка социаль хезмәт күрсәтү идарәсенең "Балкыш" үзәгендә чит кешеләр ярдәменә мохтаҗ булган 240 кеше исәптә тора. Аларның 141е физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр. Шуларның егерме сигезе балачактан инвалидлар. "Балкыш" үзәгендә исәптә торучыларга хезмәт күрсәтү өчен ун шәфкать туташы, 67 социаль хезмәткәр беркетелгән. ТР Министрлар Кабинетының 374нче карары нигезендә балалары булып та (читтә яшәсәләр) кеше тәрбиясенә мохтаҗ ялгыз яшәүче өлкәннәргә дә түләүле хезмәт күрсәтелә.

Кыскасы, "Балкыш" үзәге тарафыннан физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрне, ялгызларның күңелләрен күтәрү җәһәтеннән төрле чаралар күрелә. Былтыр Саба, алдагы елларда Олы Шыңар, Иске Икшермә авыл җирлекләрендә инвалидларны чәй өстәле артында кунак иттеләр. Быел исә балачактан физик мөмкинлеге чикләнгән 28 кешегә күчтәнәч пакетлар таратылды. "Балкыш" үзәгенең өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Суфия Фатыйхова, хезмәт юлын шушы игелекле эшкә багышлаган тәҗрибәле белгеч Фалиянур Сергеева белән мин (автор Г.Г.) Сабада яшәүче физик мөмкинлеге чикләнгән 70 яшьлек Мария Дмитриева янында булдык. (Язманың дәвамы "Саба таңнары" газетында).

Г.Галимуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев