Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иманлы гомер юлы

- Бик рәхәттә яшәтәләр, картайгач үзләренә дә шушы хөрмәтне күрергә язсын, - дип балаларына рәхмәт укый-укый каршылады 90 яшьлеге белән тәбрикләргә килгән кунакларны Әминә апа Гатауллина.

Чулпыч авылында яшәүче Ак әбине зур юбилее белән район башлыгы Рәис Миңнеханов та тәбрикләде. Бәйрәм иясенә ил башлыгының котлау хатын, чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр тапшырды.

Җиде балага дөнья яктылыгы бүләк иткән Әминә апа да тормышның бөтен авырлыкларын күргән, гомере буе колхозда эшләгән. Балачагы, билгеле, сугыш елларына туры килә. Ачлык-ялангачлык кичереп тә, 90 яшькә җитә алуның сере нидә икән соң, дигән сорау туа күңелдә. Бөтен хикмәт тә иманлы булып яшәвендә, диләр аның хакында балалары. "Без кечкенәдән әнинең намаз укып, ураза тотып яшәгәнен күреп үстек. Шөкер, хәзер үзебез дә дин юлында. Әни безне балачактан бер минутта эшсез тотмады. Шулай итеп ул безне эш яратырга, намуслы булырга өйрәткән. Күршеләр белән бик тату яшәде, ризык пешерсә дә аларга өлеш чыгара иде", - ди кызы Гөлсинә апа.

Бәхетле картлыкка җитүнең тагын бере сере кадер-хөрмәттәдер. Балаларының игелеген күреп, бәрәкәтле нигезнең түр башында улы Мәҗит абый һәм килене Зәлия апа тәрбиясендә гомер кичерә ул бүген. Бу йортта ул-кызлары һәм онык-оныкчыклары да еш була. Һәркайсының әбиләренең җылы кочагында иркәләнәсе, үгет-нәсыйхәтен ишетеп каласы килә. Ундүрт онык һәм җиде оныкчыгына гына түгел, бик күпләргә яшәү өлгесе ул үткән гомер юлы. Без дә сокланып кайттык.

Замирә Сәмигуллина.

Нурхан Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чулпыч