Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иминлек сагында

10 ноябрь - Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне

Ел саен 10 ноябрьдә милиция көне билгеләп үтелә. Дөресрәге, 49 ел дәвамында шулай булды. Быелның 1 августыннан башлап милиция полициягә әверелү сәбәпле, 10 ноябрь Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне итеп үзгәртелде. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, без исем алышынуга бәйле үзгәрешләр һәм хезмәт бурычларының ничек үтәлүе турында сөйләвен үтенеп, РФ Эчке эшләр министрлыгының муниципальара Саба бүлеге начальнигы Равил Арслан улы Гыйльмановка мөрәҗәгать иттек:

-Һөнәри бәйрәмбез якынлашкан көннәрдә генә РФ Президентының Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнен билгеләү турында Указы чыкты һәм ул көн 10 ноябрьгә туры китерелде. Бу бик дөрес карар булды, чөнки һөнәри бәйрәмне полиция көне дип, датасын да үзгәртеп билгеләп үтү күпләгән ветераннарыбызның кимсенүенә китерер иде. Шулай итеп, парад формасын кия торган көнебез үзгәрми калды. Әмма полиция булу бурычларыбызны арттырды, эчке структура да үзгәрде. Кыскартулар да шактый булды, билгеле. Әйтик, безгә кушылган Теләче милициясе, шулай ук районыбыздагы участок вәкаләтлеләре саны ике тапкыр диярлек кыскарды. (Язманы тулысынча "Саба таңнары" газетыннан укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев