Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Инновация юлында

Яшәешебезне тәэмин итү өчен җитештерелә торган төп продукцияләр сөт белән ит булганга, терлекчелектә инновацияләр кертелә, заманга яраклаштырылган колачлы төзелешләр алып барыла.

Традицион саву аппаратлары белән ун-унбиш савымчы башкарган хезмәтне хәзер саву заллы комплексларда өч-дүрт кеше эшли. Тормышның үзгәрүе, буыннар алышынуы торакларда эш шартларын уңайлаштырырга мәҗбүр итә. Районыбызда сыерларны робот белән сава торган тораклар төзелү, шушы максатны күздә тотып башкарыла.

Быел "Тимершык" филиалының Кызыл Мишә фермасында робот белән саву станциясе урнаштырылган беренче торак файдалануга тапшырылды. 120 баш сыерга тәүлек дәвамында компьютерлашкан система белән өч оператор хезмәт күрсәтә. Хәзерге вакытта 260 башка исәпләнгән шушындый тораклар "Мөхәммәтшин" крестьян (фермер) хуҗалыгында, "Нырты" җәмгыятенең "Арташ" бүлекчәсендә һәм "Олыяз" җәмгыятендә төзелә. Киләсе елга 400 башка исәпләнгән саву залы белән сөтчелек комплексы "Юлбат" җәмгыятенең Йосыф-Алан бригадасында файдалануга тапшырылачак. Сыерларны мондый шартларда асрауның таләпләре дә зур. Аеруча сыерларның физиологик торышын яхшы хәлдә саклау өчен азыкның сыйфатлы булуы мөһим роль уйный. Бу максат үзе үк терлек азыгы әзерләүчеләрне ныклап уйлап эшләргә өйрәтә. Сүз дә юк, ел-елга охшамый. Әйтик, 2010 ел авыл хуҗалыгы тарихында корылык елы булып кереп калды, аның авырлыгын һәркем үз йөрәге аша кичерде. Әмма Җир-Анабызның мәрхәмәте чиксез. 2011 елда Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов тарафыннан республикада икееллык азык запасы туплау бурычы куелган иде. Һәм без - горурлык белән әйтә алабыз: районыбызда Президент тарафыннан куелган бурыч үтәлде. Бер баш шартлы терлеккә уртача 55 центнер азык берәмлеге туплап, кышлату чорын муллык белән чыктык. Шуның нәтиҗәсендә агымдагы елның беренче яртыеллыгында сөт җитештерүне узган елга карата - 110, итне 119 процент үсеш белән тәмамладык. Әлеге матур күрсәткечләргә терлекчелек тармагында эшләүче һәр хезмәт кешесенең фидакарь хезмәте салынды. Шушы чорда Фәннур Заһидуллин ("Мөхәммәтшин" фермер хуҗалыгыннан), Миләүшә Хәмидуллина ("Алтын Саба-М" җәмгыяте), Гөлгенә Фәләхова ("Арташ" бүлекчәсе), Ләлә Фәләхова ("Октябрь" җәмгыяте), Ризәлә Габдерәфыйкова ("Шытсу" җәмгыяте),Гөлсинә Гомәрова ("Юлбат" җәмгыяте), Рузия Гәрәева, Роза Гыйләҗиева ("Сатыш" филиалы), Нурзия Нурмиева ("Олыяз" җәмгыяте) сыерларның продуктлылыгын 3892-3200әр килограммга җиткерделәр. Мөгезле эре терлек ите җитештерүдә эшләүче Лилия Шәяхмәтова ("Юлбат" җәмгыятеннән) - 178, Вәсилә Вәлиева һәм Марат Нургалиев ("Арташ" бүлекчәсе) - 172, Мәшүдә Сибгатуллина ("Мөхәммәтшин" фермер хуҗалыгы) - 159 центнер тулай үсеш алуга ирешеп, үз коллективларында башкаларга үрнәк булып торалар.

(Дәвамын газетадан укый аласыз).

Гафур Хәсәншин,

район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авыл хужалыгы

2
X