Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

IP-телевидениедә – меңенче абонент

Районда телефон элемтәсе линияләрен интерактивлы цифрлы телевидениегә тоташтыручылар саны бара.

Мәсәлән, 2012 елның 1 гыйнварына "Таттелеком" җәмгыятенең "Летай ТВ" абонентлары саны 813кә җиткән иде. Шушы көннәрдә исә район электр элемтәсе бүлеге белгечләре меңенче абонентны IP-телевидениегә тоташтырдылар. Шушы истәлекле вакыйганы элемтәчеләр зурлап билгеләп үттеләр. Бүлек начальнигы Т.Галиев Байлар Сабасы авылыннан Расим Билаловны "Таттелеком"ның меңенче абоненты булуы белән бар коллектив алдында тәбрикләп, бүләк тапшырды. Җитәкче үзенең чыгышында IP-телевидениенең өстенлекләре дә тукталды. Аның төп уңайлыгы - интерактивлык, ягъни идарә ителә торган каналлар булуы. Хәзерге вакытта барысы ун канал тапшыруларын "Стоп-кадр" функциясеннән файдаланып, икенче яисә өченче көнне үзең теләгән вакытта карый аласың. Шулай ук телевизордан гына түлисе салымнарны да белеп, чит ил паспорты алуга заказ да биреп була. Мондый мөмкинлекләр алга таба арта барачак. Әле яңа гына "Таттелеком" абонентлары аена бары 6 сум түләп тәүлек буе татарча концертлар күрсәтүче "Мәйдан" каналын карау мөмкинлеге да алдылар.

Хәзерге вакытта районның барлык авыл җирлекләре үзәкләрендә цифрлы телевидениегә тоташырга мөмкин. Киләчәктә үзәктән читтә урнашкан торак пунктларда яшәүчеләрнең дә гаризалары уңай хәл ителәчәк. Меңенче абонент Р.Билалов та элемтәчеләргә үзенең рәхмәт сүзендә кулының жиңел булуын әйтте.

Ф.Мәүлетов.

Н.Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X