Бүген районыбызда 39 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе эшләп килә, икесе филиал булып исәпләнә. 2026-2027 уку елында барлыгы 1650 бала мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбия ала. Әлеге өлкәдә барлыгы 508 кеше хезмәт куя. Аларның 197сен педагогик кадрлар, 144ен тәрбиячеләр, 122сен кече тәрбиячеләр тәшкил итә.
27 елга сузылган тугрылык: Шекше авылы тәрбиячесе Ризәлә Хәертдинова һөнәри бәйрәм уңаеннан үз эшенең серләре белән уртаклаша
“Изгелек белән сугарылган бала йөрәге – тәрбияченең иң зур бүләге” дигән бер акыл иясе. Шекше авылының “Акчарлак” балалар бакчасы тәрбиячесе Ризәлә Резван кызы Хәертдинова да үзенең 27 елга сузылган педагогик эшчәнлегендә нәкъ менә әлеге гыйбарәне төп кыйбласы итеп ала.
Ризәлә ханымның балалар дөньясына багышланачак катлаулы да, җаваплы да озын хезмәт юлы 1999 елда Казан шәһәренең Мәскәү районындагы 395нче балалар бакчасыннан башлана. Казан педагогия көллиятен тәмамлаган 19 яшьлек кыз үзенең кочагына 25 баланы сыйдырып, нәниләр иленә беренче адымнарын атлый. Үзе дә бала гына булган тәрбияче алар белән бергә “үсеп”, бөтен күңел җылысын, яратуын сабыйларга биреп эшли, үзен тырыш, намуслы хезмәткәр итеп таныта. Һөнәри осталыгын елдан-ел арттырган кыз авылдашы Раил Рамазан улы белән гаилә корып, 2002 елда туган авылы Шекшегә кайта. Башта Сәрдә башлангыч мәктәбенә укытучы булып билгеләнә.
2009 елда ул вакыттагы мөдир Румизә Мияссәр кызы чакыруы белән “Акчарлак” балалар бакчасына эшкә килә һәм бүгенге көндә дә яраткан хезмәтенә тугры кала. Инде чирек гасырдан артык гомерен нәниләр дөньясында кайнап, ул үз эшенең чын остасы, бай педагогик стажлы, тәҗрибәле, мәктәпкәчә белем бирү методикасын тирәнтен белүче 1 категорияле тәрбияче дәрәҗәсенә күтәрелгән. Татар дәүләт гуманитар институтында мәктәпкәчә педагогика һәм психология укытучысы белгечлеге алуы да балалар белән эшләүдә тагын да камилләшергә ярдәм итә. Дүрт ел бакча мөдире булып та эшли.
Бүген “Акчарлак”ка 21 сабый йөри. Хәзерге шартларда тәрбияче булу ифрат авыр һәм зур җаваплылык икәнлеге яхшы аңлашыла. Чөнки бүген балаларның кызыксынулары башка төрле, таләпләр дә елдан-ел арта. Баланың алдагы киләчәге, дөньяга карашы, холык-фигыле балалар бакчасында салынган кыйммәтләргә бәйле. Бүгенге көн тәрбиячедән белем һәм тәҗрибә генә түгел, үсешкә омтылу, иҗади эзләнү, балалар белән эшләүдә яңа методикалар һәм практикалар кертүне дә таләп итә. Шуңа Ризәлә Резван кызы да һәрвакыт яңалыкка омтылуны, балаларның кызыксынуларын тыңлый белүне, аларны яңа белемнәр алырга рухландырып торуны үзенең төп бурычы итеп саный.
Сабыйларның ак кәгазьдәй чиста, саф күңеленә бөтен йөрәк җылысын, мәрхәмәтлелек орлыкларын, үзендәге барлык гүзәл сыйфатларны күчерә ул. Һәр сүзеннән балаларны ярату, үз эшенә бирелгән чын тәрбияче-остаз икәнлеге чагыла.
“Эшемә яратып киләм, бу минем яратуым да, авырган вакытта терелә торган урыным да. Балаларның мәхәббәте, әти-әниләрнең хөрмәте мине балалар бакчасына бәйләп тота. Сабыйларымны үземнең балаларым кебек яратам. Дөресен генә әйткәндә, кайчак эшеңне безгә караганда ныграк яратасың дип өйдә шелтәләп тә алалар. Ә башкача мөмкин түгел. Сабыйлар гына булсалар да, алар яхшы мөнәсәбәтне аңлыйлар. Балаларны алдап булмый. Аларны йә яратасың, йә «яратам» дип уйныйсың. Ә «уен»ны алар шунда ук сизеп ала. Самими балалар белән эшләп үзең дә шундыйга әйләнәсең”, – ди тәрбияче.
Бәхетем — бәхетле сабыйлар, яраткан эшем һәм таянычлы гаиләм
Балаларның чиратлап тәрбияче апаларының муенына килеп сарылуларын күреп, аның башкарган эшенең никадәр җаваплы да, шул ук вакытта күңелгә рәхәтлек китерә торган икәнлегенә дә төшенәсең.
“Безгә әти-әниләр иң кадерле, иң газиз йөрәк парәләрен китерә. Хезмәтебезнең алтын кагыйдәсе шул – иң беренче балалар белән дуслашырга кирәк. Дуслаша алмыйсың икән –җылы мөнәсәбәт булдыра алмыйсың. Алар сине тыңламаячак. Балаларны кычкырып җиңеп булмый. Үзләрен дә дус-тату булырга өйрәтәбез. Кайчак уенчык өчен дә тарткалашалар. Әйдәле, әйбәтләп, матур итеп сорап кара әле, бирәчәк ул, дип әйтәм. Барып сорый, матур итеп сорагач икенче бала да уенчыгы белән бүлешә. Өйдә дә әти-әниләрдән шушы үрнәккә өйрәтүләрен сорар идем”, – ди ул.
Шигьри җанлы булуы төрле кичәләр, бәйрәмнәр оештырганда зур ярдәм итсә, җыр-моңга сәләте күп чараларда катнашырга көч-рух бирә. Шекше мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Нур” театр коллективына йөреп тә иҗади күңеленә нур, җылылык ала. Нәниләр белән бәйге-конкурсларда катнашып яуланган призлы урыннарны да күп санарга була. Мәктәпкәчә белем учреждениеләренең татар телендә белем бирүче тәрбиячеләре арасында үткәрелүче “Иң милли тәрбияче-2026” республика күләм бәйгесендә 2нче урын яулавы да Ризәлә Резван кызының милли җанлы сабыйлар тәрбияләүне төп хезмәт асылы итеп алуын күрсәтә.
Мәсәлән, Нариман Мирзагалләмов Түбән Кама шәһәрендә бөтенрәсәй күләмендә уза торган “Сөйкемле бала” бәйгесендә катнашып лауреат, Яшел Үзән шәһәрендә узган бәйгедә 2 урынны яулаган. “Яшь мастер” бәйгесендә Наил Мирзагалләмов муниципаль этапта беренче урынны яулап, төбәкара этапта “Пытливый ум” номинациясе җиңүчесе булып танылган.
“Федераль белем бирү программасы нигезендә, милли-мәдәни компонентларны кулланып эшлибез. Беренче чиратта тәртипле, инсафлы балалар тәрбияләүне максат итеп куйсак, шул ук вакытта эшчәнлегебезнең бер өлеше балаларга кечкенәдән милли уеннарны, гореф-гадәтләребезне өйрәтүгә юнәлтелгән. Сөйләм телләре матур, төзек, бай булсын дип төрле тизәйткечләрдән, татар халкының милли уеннарын, җырларын, әкиятләрен кулланам – болар барысы да балаларның белем алу процессын кызыклырак һәм нәтиҗәлерәк итә”, –ди тәҗрибәле тәрбияче.
Әлбәттә, гаиләңдә аңлау тапканда гына эшеңә бар күңелеңне биреп була. Ризәлә ханым бу яктан да бәхетле. Тормыш иптәше Раил, улы Таһир, кызлары Таңсылу, Гөлсылу аңа һәрвакыт терәк булып, рухи көч өстәп торалар. Ризәлә Резван кызы һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер торган әти-әниләргә, яраткан коллективына, гомумән, аны урап алган яхшы кешеләргә бик рәхмәтле. Рәхмәтле була белгән кеше, әлбәттә, бәхетле була.
Нет комментариев