Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Каһарманнарыбызны барлыйбыз

9 Май якынлашса, күңел Ватан сугышы вакыйгалары белән яши башлый.

Чын тарихны күбрәк белгән саен ата-бабаларының катлаулы язмышын, Бөек җиңүнең әһәмиятен тирәнрәк аңлыйсың. Без яу кырында ятып калган өлкән буыннарны хәтерләмәсәк тә, дәһшәтле сугыштан исән кайткан, инде күпчелеге бакыйлыкка күчкән йөзләгән авылдашларыбызны гүя күз алдында җанландырабыз, алар белән аралашкан мизгелләрне, хәрәкәтләрен, игелекле гамәлләрен, акыллы киңәшләрен хәтер аша үткәрәбез. Ә бүгенге һәм киләчәк буыннар 1941-1945 елларда азатлык өчен барган көрәшне кемнәр аша күз алдына китерерләр? Җиңү көнен билгеләп үтү күңел ачуга, зур концертларга, урамнарга шашлык исе таратуга гына кайтып калмасмы?

Шулай ук Бөек Җиңү якынлашып килгән көннәрдә яуда һәлак булганнар, бүгенгә кадәр кайда җирләнгән булулары да билгеле булмаган каһарманнарның, исән кайтып илне торгызуда катнашкан райондашларыбызның исемен тарихка кертеп калдыру өчен әле мөмкин булганнарның барысы да эшләндеме дигән сорауны да куясы килә. Сүз дә юк, күп эшләнде (аны инкарь итәргә җыенмыйм): Җиңү партлары, мемориал комплекслар, геройлар аллеялары, һәйкәл-обелисклар, Ватан сугышы музейлары һәм башкалар шул хакта сөйли.

Сугыш юлларыннан әйләнеп кайтмаган ватандашларыбызның исемнәрен мәңгеләштерү йөзеннән 90нчы еллар дәвамында республикабызда чыгарылган ( бу эш хәзер дә дәвам итә) күптомлы "Хәтер" китапларының әһәмиятен дә әйтеп бетергесез. Мәсәлән, 31нче томга сугышта һәлак булган, хәбәрсез югалган (һәлак булган һәм җирләнгән урыны күрсәтелмәгән) Балык Бистәсе һәм Саба районнары (хәзерге Теләче районы авылларны кертеп) каһарманнары кертелгән. Бу изге Китап Ватан сугышында ирен, туганын югалткан гаиләләрдә кадерләп саклана. Әмма шуны да дөрес аңларга кирәк: гаять зур күләмле эшне башкарып чыгу кайбер кимчелекләр, төгәлсезлекләр һәм ялгышларсыз мөмкин дә түгел иде. "Хәтер" китабының эчтәлеге белән җентекләбрәк танышу күрсәткәнчә, 676 райондашыбызның авыллары билгеле түгел. Нәсел фамилиясенең ике төрле булуы белән бәйле рәвештә бер үк кешенең кабатланып язылу очраклары байтак, ниндидер сәбәпләр аркасында кертелми калган каһарманнар да бар. (Дәвамын газетадан укый аласыз).

Хәйдәр Хисанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев