Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кадет исемен горур йөртегез!

Узган атнада Саба спорт комплексында үт­кә­релгән «Кадетка багышлау» тантанасында катнашкан укучыларга барысы да шундый теләктә иде.

Кадет сыйныфында белем алучы егетләр-кызлар менә икенче ел рәттән кадет исемен горур йөртергә ант итә. Быелгы кичәдә укучыларның шатлык­ларын уртаклашырга әти-әниләре, район җитәкчелеге, ветераннар һәм дуслары да килгән. Саба муниципаль район башлыгы Р.Миңнеханов: «Кадет булу укучыга зур җаваплылык та өсти. Аларның күп вакытлары мәктәптә уза, беренчедән, дисцип­линага өйрәнәләр, икен­че­дән, өстәмә белем алу, спорт белән шөгыльләнү киләчәк тормышларына ныклы нигез сала. Кадет исемен горур йөртүегезне, аңа тап төшермәвегезне телим!» - диде тәбрикләвендә.

Хәзер мәктәптә 10 кадет сыйныфы исәпләнә, аларда 188 укучы белем ала. Кадет мәктәбенең нәтиҗәле эшчәнлеге турында республика районнарында да беләләр. Укучылар арасында Кукмара, Биектау, Арча районнарыннан, Красная Поляна, Казан шәһәреннән килгән малайлар-кызларның булуы шуңа бер мисал. Күпчелеге дуслары, танышлары аша ишетеп килгән. «Монда укучы дусларым кайткан саен гел мактап сөйләде, яхшы укытучылар, тукландыру әйбәт, спортка игътибар зур дигәч үзем дә биредә уку теләге белән килдем. Чыннан да, бик ошады, аннан соң солдат тормышына әзерлек кебек тә тоям. Монда әти-әни юк бит, мөстәкыйльлеккә дә өйрәнәбез, яңа дуслар таптым», - ди Арчадан килгән Рәсим Хәбибуллин. Аның шатлыгын бүлешергә әти-әнисе дә килгән.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

З.Сәмигуллина.

Н.Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев