Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кагыйдәләргә каникул юк

Узган шимбәдә ЮХИДИ район бүлекчәсе бинасында "Юл хәрәкәте кагыйдәләрен беләсеңме?" конкурсының йомгаклау туры үткәрелде.

Бәйгедә катнашырга гомумбелем мәктәпләреннән 80гә якын укучы килгән иде. Ә конкурсның "Саба таңнары" газетасында бирелгән 1-3нче турлары сорауларына исә 105 укучы җаваплар җибәргән. Кыскасы, катнашучылар саны башка еллардагы белән чагыштырганда арткан. Бу исә укучыларның кагыйдәләрне һәрьяклап өйрәнергә омтылуы турында сөйли. Хәзер укучыларның күпчелеге мәктәптә укыганда ук автомобиль йөртү таныклыгы алалар бит. Хәер, юл хәрәкәте кагыйдәләре тормышта һәркем белергә тиеш, анысы.

Шулай ук ЮХИДИнең район бүлекчәсе начальнигы Линар Вәлиев, инспекциянең республика идарәсе инспекторы Рушан Шакиров конкурска йомгак ясаганда укучылар алдында ясаган чыгышларында әйткәнчә, быел 4 айда балалар катнашындагы юл-транспорт аварияләренең артуы да уяулыкнны нык арттыру зарурилыгы турында сөйли. Ә юлларда уяу һәм игътибарлы булган бала - кагыйдәләрне белгән бала ул. "Конкурсларда катнашып, сез юлларда вәзгыятьне дөрес кабул итәргә өйрәнәсез. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнүгә кызыксынуыгыз арта. Белгәннәргезне тормышта һәрчак кулланыгыз, беркайчан да ашыкмагыз, үзегезне, энекәш һәм сеңелкәшләрегезне саклагыз. Әти-әниләрегезгә хәсрәт китермәгез",- дип мөрәҗәгать итте Р.Шакиров укучыларга.

(Дәвамын газетадан укый аласыз).

Ф.Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X