Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

КАР-БУРАНЛЫ АЙ ҖИТӘР

Узган кыш безне кар-бураннары белән сынаган иде. Инде быелгысына да күп калмады, көзнең соңгы аена кердек.

"Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе"ндә шуны күздә тотып, узган атнада урамнарны кардан арындыру техникаларына техник күзәтү үткәрелде. Чарада "Бердәм заказчы хезмәте" муниципаль унитар предприятиесе начальнигы И.Галимов, ЮХИДИ район бүлекчәсе инспекторы Г.Кадыйров катнашты.

Ел әйләнә хезмәттә булган техника агрегатларының кышкы сезонга әзерлеге уңай яктан бәяләнде ул көнне. Техник тикшерүгә барлыгы 15 берәмлек техника куелган иде. Бульдозер, йөк төягеч, үзбушаткыч, автогрейдер - барысы да сафта, хезмәткә ярак­лы. Җиргә кар ятканчы, руль артындагыларны хафага сала торган тагын бер мәсьәлә - юллардагы бозлавык. Предприятие бу уңайдан да алдан хәстәрен күрә. Урам юлларына сибәр өчен 1,5 тонна реагент әзерләнгән.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

З.Сәмигуллина.

Р.Исмәгыйлов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X