Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Карар үтәтү – кыен эш

Менә инде 15 елга якын суд карарларын үтәтү белән махсус орган - приставлар хезмәте шөгыльләнә.

Суд карарларын үтәтү ничек гамәлгә ашырыла, эштә нинди кыенлык­лар килеп чыга, үтәтү гамәлләре нинди срокта төгәлләнергә тиеш. Без шундый эчтәлектәге сораулар белән Суд приставлары федераль хезмәтенең Саба бүлеге җитәкчесе Л.Гайнетдиновага мөрә­җәгать иттек.

- Суд приставларының эшчәнлеге һәм вазифалары күпкырлы. Шу­лар­ның берсе - "бурыч" төшенчәсе белән бәйле. Эш бирүче - хезмәт хак­ларын, физик һәм юридик затлар салымнарны, башка характердагы түләүләрне вакытында түләми һәм әлеге мәсьәләләрдә суд карары чыгарылган икән, эшкә суд приставлары алына. Әйтик, әлеге хезмәтнең Саба районы бүлегендә былтыр барысы 9612 үтәтү документы керде һәм шуның 88,41 проценты үтәтелде. Бу 2010 елдагы белән чагыштырганда күпкә яхшырак күрсәткеч. Суд приставлары салым органнарына барлык дәрәҗәдәге бюджетларга 4828 мең сум күләмендә вакытында түләнмәгән салымнарны түләттерүне тәэмин иттеләр.

Хезмәт хакларын түләт­терү буенча 155 үтәтү документы керде. Шуның эченнән 139 үтәтү документы белән эш тө­гәл­ләнде һәм 831 мең­ сум хезмәт хакы түләттерелде. Торак-ком­муналь хезмәтләр өчен түләмәүчеләр белән дә эш алып барылды. Бүлеккә ел дәвамында 490 үтәтү документы кереп, шуның 298е буенча эш төгәлләнде, ягъни 2 миллион 967 мең сум бурыч эзләтеп алынды. Агымдагы елның 1 гыйнварына эзләнеп бетмәгән сумма 1 миллион 431 мең сум тәшкил итте. Калган 292 үтәтү документы буенча эш алып барыла. Моннан тыш ЮХИДИ инспекторлары төзегән беркетмәләр нигезендә салынган, әмма вакытында түләнмәгән 175 мең сум күләмендәге штрафны эзләп алу максатында берләштерелгән рейдлар үткәрелә.

(Дәвамын газетадан укый аласыз).

Әңгәмәдәш - Ф.Мәүлетов.

Н.Дэулэтов фотосуруэте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: sud

2
X