Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Карлар яуса, көримен

Быел кар тагын явып күрсәтә. Өченчекөн иртән торышка, мәсәлән, ишек алдына әби "кәлүше" белән чыгып булмый иде. Карның төгәл калынлыгын Сабаның Г.Закиров урамында кар төяү техникасында эшләүче Зиннәт Хөрмәтуллин әйтте: 20-25 сантиметр тирәсе икән. Ул инде сәгать 10га хакимият бинасыннан мәчеткә кадәрге юл участогында гына да 30 "КамАЗ" кар төяргә...

Грейдерлы техника, мәсәлән, күп көннәрдә иртәнге 4тә юлларны чистартырга чыга. Ул арада кар чыгару техникасына да "җан" керә. "Узган шимбәдә Бауманнан (редакция яныннан поликлиникага кадәр ара була инде. - авт) гына да 40 "КамАЗ" кар төягән идем. Инде менә тагын иртәнге 5тә эшкә керештек. Шунсыз булмый. Сабада урамнар да күбәйде бит. Балаларның иртән җәяүләп мәктәпкә барасылар бар. Гомумән, быел кар чыгарырга ун көнгә алданрак башладык. Былтыр 3 меңнән артык "КамАЗ" кар чыгарган идем. Быел күбрәк тә булырга охшаган",- диде З.Хөрмәтуллин. Без сөйләшкән арада Ленар Нуриев "КамАЗ"ы белән килеп тә җитте. Аны Рәдис Гайнетдинов һәм Илсур Кәримуллин алыштырды. Эшлиләр егетләр, 5тә кузгалганлыктан, кафега кереп чәйләп чыгалар да (түләве предприятиедән), юлларны киңәйтүләрен дәвам итәләр. Сәер яңгыраса да, Сабада карның үз бәясе бар һәм ул бер дә арзан түгел. Бухгалтериядә аңлатуларына караганда, бер "КамАЗ" кар чыгару 356 сум 89 тиенгә төшә икән. Юлларны чистарту өчен әнә шундый чыгымнар тотарга туры килә. (Язманы тулысынча "Саба таңнары" газетыннан укый аласыз).

Ф.Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев