Казан Сабантуенда батырлар ачыкланды [+фото]
1 августта, Казанда Сабантуй бәйрәме узды.
Милли бәйрәмебезнең төп күрке - татарча көрәш. Бүген көрәшчеләргә көндәшләре белән бил алышу гына түгел, уңайсыз һава шартлары белән көрәшергә туры килде. Яңгыр явып торганда көрәшү җиңел булмагандыр үзләренә. Көрәшчеләр алым эшләргә җыенганда аяклары таеп китеп егылалар, куллары шуып дөрес тотыш ала алмыйча интектеләр. Хәер, ахыр чиктә шартлар һәр көрәшчегә дә бер төрле иде. Шуңа да мәйданның батыры булып көчле көрәшчеләр калуына ышанасы килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев