Кефир эчүче бозаулар - Бигәнәйдә, мул сөтле сыерлар Мамалайда яши
"Саба" җәмгыятенең "Сатыш" бүлекчәсе терлекчеләре елны мул уңышлар белән тәмамлый. Биредә хәтта кырык литрга якын сөт бирүче сөтлебикә дә бар. Бигәнәйдә бозаулар кефир эчә "Саба" җәмгыятенең "Сатыш" бүлекчәсендә бер сыер елына уртача 6255 килограмм сөт бирә. Бигәнәй бригадасында бу күрсәткеч 7100 килограмм туры килә. Ә биредәге хезмәт механикалаштырылган комплексларда эшләүчеләрнекеннән...
"Саба" җәмгыятенең "Сатыш" бүлекчәсе терлекчеләре елны мул уңышлар белән тәмамлый. Биредә хәтта кырык литрга якын сөт бирүче сөтлебикә дә бар.
Бигәнәйдә бозаулар кефир эчә
"Саба" җәмгыятенең "Сатыш" бүлекчәсендә бер сыер елына уртача 6255 килограмм сөт бирә. Бигәнәй бригадасында бу күрсәткеч 7100 килограмм туры килә. Ә биредәге хезмәт механикалаштырылган комплексларда эшләүчеләрнекеннән бермә-бер аерыла. Әмма зарланмый терлекчеләр.
- Савымчылар фермага көненә өчәр тапкыр килә. Әбәд вакытында ашаталар, чистарталар, савым иртән һәм кичен. Ике йөз баш савым сыеры бар. Безгә читтән керми, үзебезнең ясалма орлыкландыручы Айрат Юнысов каплаткан таналар белән тулыланып бара, - ди ферма мөдире Ләлә Баһманова. - Тимершыкка таналар үстереп бирдек, Мамалай бригадасына да шушыннан төшерәбез.
Ләлә Баһманова - Бигәнәйнең алыштыргысыз терлекчесе. Үзе ферма мөдире, бозаулар да карый. Яңа туган бозаулар торагы чиста, төзек. Монда үтәли җил дә куркытмый. Яшь малларның асларына коры салам җәелгән.
- Иртәнге биштә фермада без. Кирәк икән хезмәттәшем Вәсилә Корбанова белән үзебез уколын да ясыйбыз. Угыз сөтен бер генә тапкыр эчертәбез дә, аннан соң кефир бирә башлыйбыз. Аны сөткә кырмыска кислотасы салып, алдан әзерләп куябыз, - дип Нәркис, Җиләк исемле бозауларын яратып сөя Ләлә апа.
- Безнең бу якта бозаулар үлеме юк, шулкадәр үз хезмәтләренә бирелгәннәр. Бер бозау караучыбыз - Фәридә Гатиятова бозаулар туңа башласа өеннән телогрейка да алып килеп киертеп куя, - ди хуҗалык җитәкчесе Фәргать Сәүбәнов бозау караучыларның эшеннән канәгать калып. Фермаларда ылысны да юкка гына файдаланмыйлар. Аның терлекләр организмына файдасы бик зур. Ылыс составында төрле витаминнар, микроэлементлар, иң мөһиме - үсеш витамины булган каротин бар. Яшь терлекләрнең сулыш юллары өчен артыш ылысы төтенен дә файдаланалар.
Сыйфатлы продукция алуның чишмә башы бозаулар тәрбиясеннән башлануын аңлап, һәр терлекне кадерләп үстерәләр биредә. Нәтиҗәсе дә күренә - сәламәт бозаулардан үскән сыерлар сөтне мулдан бирә.
Мул сөтле сыерлар - Мамалайда
Мамалай бригадасы фермасына килгәч моңа тагын да ышандык. Без килгәндә савымчылар төш вакытында малларга азык тарата иде. Савымчы апаларның йөзләре шат, күңелләре көр. Азык та мулдан. Рационга сыттырып пленкага тутырылган кукуруз чәкәне дә кертелгән.
- Иң күп сөт бирә торган сыер тудыру бүлегендә, ял итә, гыйнварда бозаулый Алла боерса. Кырык литр сөт бирә - диләр кызлар.
Хуҗалык җитәкчесе Фәргать Сәүбәнов әйтүенчә, сыер савучыларның хезмәт хакын арттыру да күздә тотыла. Моңарчы бер центнер сөткә утыз сигез сумнан түләнсә, декабрьдән илле сумга күтәрергә ниятләре.
"Сатыш" бүлекчәсендә мал-туар төрлелеге күп. Атлары, кәҗәләре дә үрчеп тора. Быел барлыгы 3140 центнер ит җитештерелгән. Бүлекчә уңганнары көн үтсенгә түгел, бер йодрыкка тупланып, маллар исән булсын, муллык килсен диеп эшлиләр. Елан елының Кыш бабае муллык белән килгән булган бирегә. Киләчәктә дә шулай булырына мөмкинлекләре зур.
Замирә Сәмигуллина.
"Яшьләр авылдан калага югары уку йортларына керергә дип китәләр. Проблема, бәлки, авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт хакының түбән булуындадыр. Әгәр без якын елларда аны икеләтә арттырмасак, безне бик җитди проблемалар көтә. Безнең һәм сезнең бурыч - авылны саклап калу һәм аның эшлекле активлыгын арттыру"
Марат Әхмәтов,
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев