Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Күңелләрдә бәйрәм рухы

Яңа ел бәйрәменең төп үзенчәлеге шунда: ул һәркемнең күңелендә якты өметләр уята, илһамландыра, куандыра.

Районыбызда быел да "Кыш бабайлар" парадын карарга килгән халык ташкыны урамнарга сыймады, кем әйтмешли, бишектәге бәбидән алып, ак сакалларыбыз, ак әбиләребез дә килгәннәр иде. Бәйрәм парадына районыбызның барлык оешма-учреждениеләре елдан-ел ныграк әзерләнәләр, нинди булса яңалык кертергә, "мөгез" чыгарырга тырышалар. Парадны Кыш бабай белән кар кызы артыннан Яңа ел рухын чагылдырган транспарантлар белән бизәлгән җәяүлеләр башлады. Алар артыннан авыл җирлекләреннән чигүле сөлгеләр белән бизәлгән атлар керде. Тарантасларда урман җәнлекләре булып киенгән авыл агайларының сыздырып гармун уйнап узулары бәйрәм рухына дәрт өстәде. "Бәләкәч" балалар бакчасыннан Кыш бабай белән гүзәл кар кызы һәм урман җәнлекләрен үзе йөри торган "чана"га утырып килгәннәр. Парадка төрле маркалы машиналарда килүчеләр дә булды. Барысы да үзләренчә әзерләнгәннәр, тырышканнар.

Ниһаять, парадның иң күңелле "моменты", оешма-учреждениеләрнең Көнчыгыш календарен чагылдырып бизәлгән автомашиналары каршыланды. 2011 ел "Куян" елын ("Машина-технология станциясе" җәмгыяте) 2012 елда хакимлек итәчәк "Аҗдаһа" елы ("Газводстрой" җәмгыяте) авызыннан утларын чәчеп, ак парларын чыгарып озатып килде. "Яшен" җәмгыятенең яшел башын күтәргән "еланы", күбрәк "аҗдаһа"ны хәтерләтте. "Сабагаз" идарәсенең аты да арт саннарын күтәреп уйнаклап, үзен күрсәтергә тырышты, "ПМК-159" җәмгыятенең "Сарык"лары халыкны көрлеге белән җәлеп итте. "Татавтодор" идарәсенең Саба филиалы "Маймыл"ы парад аша узганда телгә килер кебек тоелды. Көяз кызлар кебек кәс-кәс атлап, мәйданга район янгын часте коллективы әзерләгән ут кебек кызгылт төстәге искиткеч матур "Әтәч"кә (пульт белән йөри) сокланмаслык түгел иде. Сәнгать әсәрендә тасвирлана торган чын әтәч! Парадны үзенең бердәм коллективы белән шау-гөр килеп "Эт" елын демонстрацияләп аграр көллият узды. Аннан соң "Дуңгыз", "Күсе", "Үгез","Тигр" елларын Сабыагрохим, район электр челтәре, "ВАМИН"ның Саба филиалы, "Сабагро" җәмгыятьләре коллективлары демонстрацияләделәр.

"Кыш бабайлар" парады шаукымыннан соң халык "парады" үзәк мәйданга күчте. Бәйрәм Балалар иҗат йорты һәм район мәдәният йорты коллективларының "Яңа ел" сценариясе белән дәвам итте. Көчле алкышлар астында иске "Кар кызы"н ияртеп "Кыш бабай" каршыланды. "Яңа ел" бәйрәмен "убырлы карчык"лар "бизәде". Мәдәният йорты үзешчәннәре иң матур җырларын башкардылар. Бәйрәмнең әнә шул югары ноктасында сәхнәгә халыкны Яңа ел белән котлау өчен Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов күтәрелде. Районның кайсы гына тармагын алсак та, төзелешнеме, авыл хуҗалыгынмы, һәркайда яңарыш, үсеш. Сабада берсеннән-берсе матур, зәвыклы йортлар үсеп чыкты. Күпме яшь гаиләләр, ветераннар җылы куышлы, матур фатирлы булдылар. Иске йортларның тышкы яклары реставрацияләнеп, заманча стильгә кертелде. Авыл халкының төп хезмәт урыны булган терлекчелек фермаларында эш шартлары елдан-ел уңайлаштырыла. Сыерларны компьютерлаштырылган саву залларында саву инде яңалык түгел, хәзер 2012 елдан сыерларны робот белән саву турында сүз алып барыла. Районда башкарылган һәм планга кертелгән эшләр күп, шуңа күрә Рәис Нургали улының да халыкка җиткерәсе фикерләре, ихлас теләкләре, сөйләр сүзләре күп булды. Ул зур канәгатьләнү белән яңа елга яхшы әзерлек белән килгән оешма-учреждениеләргә бүләкләр тапшырды. Сыннар ясау буенча оешмалар арасында "Сабагаз" идарәсе белән мәгариф системасында - аграр көллият, балалар бакчалары арасында "Бәләкәч" коллективларына 1нче урын бирелде. Парад нәтиҗәләре буенча янгын частенен "Әтәч"е, "Газводстрой"ның "Аҗдаһа"сы, "МТС"ның "Куян"ы, Тимершык авыл җирлегенең милли рухта бизәлгән җигүле аты призлы урыннарга лаек булдылар.

Район башлыгының иң изге котлау сүзләре астында район үзәгендәге 2012 елның зур Чыршының утлары кабынды һәм барлык теләкләрнең кабул булуын теләп, салют утлары атылды. Күктән гаҗәеп матур төсләр балкышында, дулкын-дулкын энҗе бөртекләре коелды. Бу мизгелләрдә һәркем күңеле аша теләк теләде: елларга иминлек, исәнлек-саулык, бәрәкәтле мул тормышлар насыйп ит, Раббым!

Г.Галимуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев