Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Келәм батырлар кулында

Узган атнада район спорт комплексында "Саба таңнары" газетасы призына үткәрелгән татарча көрәш бәйгесендә 17 авыл җирлегеннән 109 көрәшче катнашты.

Татар көрәше ата-бабаларыбыздан килгән күркәм бәйге. Нәкъ менә көрәш келәмендә бил алышуда ир-егетләрнең физик һәм ихтыяр көче сынала. Көрәшче егет келәмгә чыкканч район чемпионатына шәхси команда беренчелеге ы үз өстендә төрле күнегүләр үткәреп физик көчен генә ныгытып калмый, куйган максатын тормышка ашырырга да өйрәнә.

Узган атнада район спорт комплексында "Саба таңнары" газетасы призына үткәрелгән татарча көрәш бәйгесендә 17 авыл җирлегеннән 109 көрәшче катнашты. Араларында келәмдә тәҗрибә туплаганнар, көрәш серләренә төшенеп кенә килүчеләр дә бар. Дүрт дистә елдан артык үтүче әлеге көрәш бәйгесен ачу тантанасында Татар-башкорт көрәше федерациясе җитәкчесе Равил Хәйруллин, "Саба таңнары" газетасы баш мөхәррире Рөстәм Исмәгыйлев, Саба муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Ирек Гарипов һәм ярышның хөкемдарлары көрәшчеләргә уңышлар теләп хәер-фатыйха бирде. (Язманы тулысынча "Саба таннары" газетыннан укый аласыз).

З.Сэмигуллина.

Н.Дэулэтов фотосурэте.

80 килограммга кадәр бил алышкан Илдар Ермолаев аеруча матур көрәш урнәге курсәтте.

Хөкемдарлар хәрәмләшүгә юл куймады.

130 килограммга кадэр авырлык улчэвендэ бил алышып беренче урынны алган батыр - Айдар Галиев (Эзмә).

80 килограммга кадэр авырлык улчэвендэ беренече урынга чыккан Илдар Ермолаев (Шыңар).

65 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында беренчелекне алган Ришат Мөбарәков ( «Сабагаз» идарәсе).

135 кг. 1. Булат Мөхәммәтшин (Тимершык). 2. Ильяс Сәлимгәрәев (Эзмә). 3. Мулланур Шәкуров (Шытсу).

Җырчы һәм көрәшче егет Ленур Биктимеров җырлый.

Њз њлчђњ авырлыкларында батыр калган кљрђшчелђр.

Командалар беренчелегенә килгәндә исә беренчелекне тимершыклылар (тренер -Ленар Биктимеров).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X