Килдебәк авыл җирлегендә Россия Федерациясе Федераль җыены IX чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлау кампаниясе оешкан төстә дәвам итә. Җирлектә ике сайлау участогы эшли, аларда халыкның активлыгы аеруча күзгә ташлана.
2472 номерлы сайлау участогы (Килдебәк авылы)
Бу участокта Килдебәк авылында яшәүче барлык сайлаучылар — 442 кеше тавыш бирү хокукына ия. Участок комиссиясе рәисләре билгеләп үткәнчә, биредә инде сайлау исемлегендә булган гражданнарның 50 проценттан артыгы үз тавышын тапшырырга өлгергән.
Сайлау участогына беренчеләрдән булып районның горурлыгы — тату гаиләләр килгән. Килдебәктән 60 ел бергә гомер кичергән Кәримуллин Миннәхмәт абый белән Зөлхиҗә апа үзләренең гражданлык бурычларын намус белән үтәделәр. Алтын пар яшь буынга тугрылык һәм туган якка мәхәббәт үрнәге күрсәтеп, илнең киләчәгенә битараф булмауларын расладылар.
2473 номерлы сайлау участогы (Туктар авылы)
Әлеге участок Туктар һәм Мәртен авыллары халкына (барлыгы 216 сайлаучы) хезмәт күрсәтә. Биредә дә сайлау процессы югары дәрәҗәдә оештырылган, сайлаучыларның күпчелеге иртәнге сәгатьләрдән үк участокларга агыла. Бу участокта да тавыш бирүчеләр саны яртысын узып киткән.
Туктар авылында быел бриллиант юбилеен билгеләп үтүче тагын бер соклангыч парны билгеләп үттеләр. 63 ел бергә тормыш юлы үткән Исхаков Ризван абый белән Сания апа бүген дә кулга-кул тотынышып сайлау участогына килделәр. Аларның бу гамәле — озак еллар дәвамында ныклы нигезгә корылган гаилә учагының һәм уртак Ватан язмышына карата җаваплылыкның матур чагылышы.
«Безнең җирлектә мондый бәйрәм рухы һәрвакыт хөкем сөрә. Озак еллар бергә яшәүче парларыбызның килүе яшьләргә зур тәрбия дәресе булып тора. Сайлаучыларыбызның активлыгы куандыра, бу — райондашларыбызның ил киләчәгенә битараф түгеллеген күрсәтә», — дип ассызыклый җирлек башлыгы Нияз Заһидуллин.
Нет комментариев