Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Китапларда – кешелек елъязмасы

Районыбыз китапханәчеләре һөнәри бәйрәмнәрен матур хезмәт уңышлары белән каршылыйлар.

Китапханәчеләр иҗтимагый, сәяси һәм мәдәни чараларны оештыру һәм үткәрүдә башлап йөриләр, халыкта матур әдәбиятка, сәнгатькә мәхәббәт тәрбиялиләр. Районыбыз халкы өчен 29 китап хәзинәсе оешмасында 43 белгеч хезмәт куя. Китаплар - тормышыбызның алыштыргысыз юлдашлары, безнең фондларда 333415 данә китап, газета һәм журналлардан файдалану мөмкинлеге тудырылган. Кыскасы, барысы да укучылар өчен. Китапханәләребез барлык мәгълүмат агымнарын һәм сервис төрләрен бергә тупларга, укучылар даирәсен, шул исәптән Интернет аша да, киңәйтергә омтыла. Агымдагы елда Мәдәният министрлыгы тарафыннан 4 китапханәне модельләштерү өчен компьютерлар, принтерлар, телевизорлар бирелде, район балалар китапханәсенә электрон уку залы булдыру максатыннан интерактив такта тапшырылды. Министрлык тарафыннан "АБИС-РУСЛАН" программасы нигезендә эшләү өчен Республика буенча 10 китапханә сайлап алынды. Шулар арасында район үзәк китапханәсе дә бар. Нәтиҗәдә "Татарстан Республикасының Мил­ли электрон китапханәсе" бердәм порталы аша районыбыз халкына китапханәләрдәге китапларны интернет аша табу мөмкинлеге дә тудырылачак. Үзәк китапханәдә начар күрүчеләр өчен аерым фонд оештырылды. Ул 37 исемдәге күрмәүчеләр өчен махсус "Брайль" шрифты белән чыгарылган китаплардан, дисклар, магнит дискеталардан тора. Бу китапханә хезмәткәрләренә аерым таләпләр куя. Даими рәвештә камилләшү, яңа эш алымнары һәм формаларын эзләү, һөнәри осталык, һәр укучыга шәхсән якын килү - тармакның иң яхшы хезмәткәрләренә хас төп сыйфатлар әнә шул. (Дәвамын газетадан укый аласыз).

Гөлсем Батырханова,

Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X