Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кооператорлар авылга эшли

Кулланучылар җәмгыятьләренең базар мөнәсәбәтләре шартларында көндәшлеккә сәләтен ничек саклап калырга, аларның эшчәнлегенә уңай йогынты ясардай алымнарны ничек эшкә җигәргә?

Сайта - товар турында мәгълүмат, товарда штрих-код булу сәүдәгә йогынты ясармы? Узган җомгада кооперация вәкилләренең әнә шул һәм башка мәсьәләләр хакында эшлекле сөйләшүе булды. Аның эшендә Саба муниципаль районы башлыгы Р.Миннеханов, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Т.Шәрәфиев, "Татпотребсоюз" идарәсенең баш бухгалтеры И.Сабиров, кулланучылар кооперациясе хезмәтчәннәре профсоюзының республика комитеты рәисе А.Хөсәенов катнашты. Җыелышка Н.Насыйбуллин рәислек итте.

Район кулланучылар җәмгыятьләренең 2011 елдагы эшчәнлеге турында хисап ясаган идарә рәисе Ш.Гайнетдинов чыгышыннан күренгәнчә, кооператорлар үз бурычларын нигездә уңышлы үтәгәннәр дияргә була. Барысы 188,5 миллион сумлык товар әйләнеше тәэмин ителгән. Җан башына алганда уртача 12907 сумлык товар сатылган. Гомуми товар әйләнешендә кулланучылар җәмгыятьләренең үзендә җитештерелгән продукция күләме 33 процент тәшкил иткән. Район хакимиятенең "Ярдәм фонды" хисабына Татар Икшермәсе, Кече Шыңар авылы кибетләре капиталь ремонтланган, "Таң" кафесын реконструкцияләнгән, Йосыф-Алан Пүкәл, Чулпыч, Тубэн Симет авылларында яна кибет салынган, "Икмәк" җәмгыятенең үз кибете ачылган. Склад-кибет яңа пешеп сатуга чыгарылган камыр ризыклары, төрле тортларга, калачка, бәлешләргә заказлар кабул итүе һәм аны вакытында сыйфатлы итеп әзерләп бирүе белән сатып алучыларның игътибарын җәлеп иткән. (Дәвамы "Саба таңнары"нда).

Әйдәп баручы икътисадчы Йолдыз Галиевага - "Иң яхшы остаз" исеме бирелде.

Ф.Мәүлетов.

Н.Дәүләтов фотосурәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сэудэ

2
X