Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Корылтай кунаклары – Сабада

Бу көннәрдә барлык масса­күләм матбугат чаралары 7-9 декабрьдә Казанда узган бөтендөнья татар конгрессының V съезды турында сөйләде.

Бөтендөнья татар конгрессы оешуга 20 ел тулуга туры китереп уздырылган корылтайда ТР дәүләт җитәкчелеге, төрле илләрдән 300дән күбрәк кунак, 120 журналист һәм 800 делегат катнашты. Шул исәптән РФнең 61 төбәгеннән 423 делегат, чит илләрдән 218 милләттәш, Россия төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән мәртәбәле 300 кунак, кыскасы, корылтай эшендә 1200 тирәсе вәкил катнашты. Мәртәбәле кунаклар арасында РФАнең Океанология институты директоры, академик, физика-математика фәннәре докторы Роберт Нигъмәтуллин, Россия физигы, физика-математика фәннәре докторы (АКШ) Роальд Сәгъдиев, отставкадагы армия генералы, профессор Мәхмүт Гәрәев, Кыргызстан Республикасы Президенты җәмәгате Рәисә Атамбаева, Россиянең театр һәм кино актеры Марат Бәшәров, танылган теннисчы һәм тренер Шамил Тарпищев, РФнең спорт мастерлары, РФ Дәүләт Думасы депутатлары Марат Сафин, Алина Кабаева, Россия халык артисты Чулпан Хаматова, Татарстанның халык артис­ты Алсу Сафина һәм башкалар бар иде.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Г.Галимуллина.

Р.Исмәгыйлов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев